Филүс Каһировның уллары күбрәк кемгә охшаган? [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова уллары турында пост урнаштырды. «Безнең балалар кемгә охшаган?», дип сораган ул Инстаграмдагы дусларыннан.  Дусларының бу сорауга фикерләре төрле булып чыккан. Алар, иң мөһиме, балаларының исән-сау булуларын теләгән.

«АЙДАР. Айдарны күргән кешеләрнең 100 проценты, туганнан ук, «әтисенең копиясе» ди. Гомумән, Филүснең бала чагында тошкән фотолары сакланмаган диярлек, ләкин без бер фото таптык… һәм, дөресен әйткәндә, бу фотода Рөстәм белән охшашлык күбрәк.⠀

РӨСТӘМ. Фикерләр менә монда икегә бүленә. Кемдер миңа ошаган, дисә, кемдер Рөстәм турында да «копия Филүс» ди, ә кайберәүләр икебезгә дә охшаган дип саный. Мин үземнең кечкенә чагымдагы һәм балаларыбызның фотоларыннан коллажлар ясадым һәм «менә бит минем чалымнарым да бар» — диеп үз сүземдә нык торам. 

Балаларыбыз арасында аерма 2 ел  да 10 ай.

Бүген урамда гомумән «алар игезәкләр мәллә? » дип сорадылар», дип уртаклашкан Эльмира Каһирова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий