Татарстанда кискен суытачак [һава торышы]

-- Лэйсирэ

Бу атнада Татарстан башкаласында аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 16 майдан эссе көннәр чигенәчәк, һава торышы акрынлап климатик нормага кайтачак. Пәнҗешәмбе көнне Казанда температура +21, җомга +18, шимбә +16, якшәмбе +14 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яңгырлар көтелә», — диде ул.

Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температурасының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз. Бу көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача температура +13 градуска тигез.

«Һава торышы безнең якларга көньяктан, Каспий диңгезеннән циклон якынлашуга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 22 майга кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура +15 градус тирәсе тәшкил итәчәк», — дип искәртте Юрий Переведенцев.

Казанда соңгы ике көндә майның беренче яртысында абсолют температура рекорды куелган. Бүген шәһәрдә шулай ук аномаль эссе һава торышы көтелә. 11 майда Казанда 1875 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге метеокүзәтүләр тарихында температура рекорды (+32 градус) куелды.

«Моңа кадәр температура максимумы 2004 елның 11 маенда (+26,5 градус) билгеләп үтелгән иде. Быелның 12 маенда Казанда температура +33,9 градуска кадәр күтәрелде. Моңарчы абсолют максимум 1974 елның 12 маенда теркәлгән һәм +27,9 градус тәшкил иткән иде. Шул рәвешле, якшәмбе көнне температура моннан алдагы рекордны алты градуска узып китте», — дип искәртте КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Фото: соцсети

Бәйле