Раил Садриев: «…Эчкән, имеш. Эчәрсең дә, җаным!»

-- Лэйсирэ

«Янсын әйдә, янсын учагым…»

Нәкъ шушы шигырь юллары белән үзенең чираттагы кичәсен башлап җибәрде ул. Юк, ул монда мәзәк сөйләргә дә, кеше көлдерергә дә килмәгән. Тамашачы күңелендә көлкеле образлар тудыруы белән урын алган Буа театры директоры һәм артисты Раил Садриев үзенең «Тормыш авыр диеп зарланабыз…» дип аталган җырлы-моңлы шигъри кичәсен үткәрде.

Телевизор экраннарыннан гел ниндидер мәзәк сөйләгәнен күреп ияләнгән тамашачылар өчен Раил Садриевның шигырь сөйләве – яңалык. Ләкин артистның бу кичәсе беренчесе түгел. Аңа кадәр шушы ук программаны Казанның Филармония концертлар залында да күрсәткән иде. Йөргән таш шомара дигәндәй, Раил Садриевның шигъри таланты һәрбер концерт саен ачыла гына бара.

– Татарстанда мондый моноспектакльләрнең күптәннән куелганы юк. Санасаң, өч дистә еллап куелмагандыр. Шигырь сөйләүчеләр бихисап, әмма ике сәгать буе шигырь генә сөйләүчеләр юк, – дип башлап җибәрде ул сүзен.

Артист беренче тапкыр мондый концерт куярга уйлагач, куркуга калганын да яшерми. Ике сәгать буе тамашачыны тотып тора алырлык кичә әзерләргә кирәк бит. Халыкны хәзер гади шигырь сөйләү белән генә кызыктырып булмый. Концерт карарга килгәннәре дә, бер-ике җырчыны тыңлагач, урыннарыннан торып, чыгып китәргә ашкына. Ә монда… Ике сәгать буе шигырь тыңлау. Ләкин Раил әфәнде үз тамашачысын булдырырга өлгергән инде. Татарстанның Милли китапханәсендә узган кичә дә моңа инанырга мәҗбүр итте.

– Мин чираттагы шигъри кичәне китапханәдә кичке сәгать биштә оештырам дигәч, күпләр аптырашта калды. Бу вакытта халык арып-талып эштән чыга, өенә кайтырга ашыга бит. «Бу кичәңә бары тик пенсионерлар гына килер инде» диючеләр дә шактый иде. Булсын, пенсионерлар кеше түгелмени? – дип дәвам итте ул.

Чыннан да Зур уку залында узган шигырь кичәсенә, күбесенчә, пенсия яшендәге апа-абыйлар килгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, татар халкы – шигъри җанлы халык. Аларның шигъриятькә булган мәхәббәте йөзләренә үк чыккан. Аларда артист белән соклану да, шигырьнең мәгънәсенә үтеп кереп, уйланулары да, сирәк-мирәк агып төшкән күз яшьләрен дә күрергә була иде. Ә мондый уңышка ирешү өчен матур сөйләм генә җитми, билгеле. Һәр шигырьне дә үзең аша үткәрергә кирәктер. Раил Садриев моңа иреште дә.

Утыздан артык шигырь… Һәрберсе дә үз яңгырашына һәм тирән мәгънәгә ия. Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Җәлилова, Рафис Корбан. Бу кичәдә барысының да шигырьләре яңгырады. Артистның үзе язган дүрт куплетлы шигырен тыңлау мөмкинлегенә дә ия булдык әле. Арабыздан киткән Илфак Шиһапов, Хәния Фәрхи дә искә алынды. Бөек җырчыбыз Хәния апа – Раил Садриевның якын дусты. Алар гел аралашып яшәгән. Шуңа да аны искә алу кичәләре Раил абыйсыз үтми. Ләкин вакытсыз арабыздан киткән Хәния апа турындагы имеш-мимешләрне генә яратмый артист. Аңа карата да үз фикерен белдереп, Шәмсия Җиһангированың шигырен укыды:

«…Эчкән, имеш. Эчәрсең дә, җаным!

Күрегез сез, күрче, заманны?!

Яхшылыкны җиргә салып таптап,

Күкләргә чөяләр яманны».

Моның кадәр шигырьне ничек истә калдырган да, ничек бер дә буталмыйча сөйли икән, диярсез. Бу сорау тамашачыларны да борчый иде. Раил Садриев, аларга көлеп җавап бирде:

– Сәхнәдә чыгыш ясау күпкә җайлырак. Анда син беркемне дә күрмисең, чөнки залда – караңгы. Ә уку залында мин сезнең һәрбер хәрәкәтегезне дә, кайчак сөйләшкәләп утыруыгызны да, торып чыгып китүегезне дә күрәм. Бу, әлбәттә, бераз комачаулый һәм фикерләр чуала. Кайчак онытылгалый да, ләкин юлын табам.

Артист булгач, бар да була. Көнләшүчеләр дә, синең иҗатыңны хуплаучылар да табыла. Раил Садриевка да мондый кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Әйтик, бу кичәдә аңа иҗатны ташламаска, гел шулай матур итеп шигырь укырга киңәш итсәләр, рәхмәт сүзләрен җиткерсәләр, социаль челтәрләрдә аңа бу эшен ташларга кушучылар да бар икән.

– Интернетка беркөн берәү яза: «Нәрсәгә шигырь сөйләп йөргән була инде. Бер сүзен дә аңлап булмый бит». Бу сүзләрдән соң, Әнгам Атнабаевның шигырь юлларын язып җибәрдем. Иренмәдем: бер өтерен дә, ноктасын да төшереп калдырмадым:

…Үз юлымны әкрен генә дәвам итәм.

Юлым дөрес булгач, ис китми.

Көчекләрнең шыңшып өрүләре

Мыек бөртеген дә селкетми.

Туры сүзе, тәмле теле, эчтәлекле шигырьләрне заманасына туры китереп сайлавы һәм аларны сөйләве белән истә калды Раил Садриев. Аның театрда эшләгәне турында белмәсәк, чын мәгънәсендә алып баручы ролендә күрер идек. Театр артисты, «шагыйрь», комик, шигъри җанлы кеше… Кем белә, берничә елдан Раил Садриевны бүтән төрле яктан ачу да насыйп булыр, бәлки.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

Бәйле