Авылда пенсиягә өстәмә түләү алачак кеше санын арттырмакчылар. Сәбәбе мондый

-- Лэйсирэ

Россия Хезмәт министрлыгы пенсиясенә 25 процентлы өстәмә акча түләнәчәк авыл хезмәтчәннәре һөнәрләре исемлеген киңәйтү турында проект тәкъдим итте. Документ федераль норматив-хокукый акт проектлары порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап нәтиҗәләре буенча, пенсиягә 25 процентлы өстәмә түләү алачак авыл хезмәтчәннәренең һөнәрләре исемлеген киңәйтергә кушкан иде.

Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, яңа исемлектә авыл хуҗалыгына караган һөнәрләр генә булырга тиеш түгел. Исемлек «функциональ вазифаларына авыл хуҗалыгы техникасына һәм җитештерү җиһазларына хезмәт күрсәтү, ремонтлау, шул исәптән авыл хуҗалыгында җитештерү объектларын саклау белән бәйле эшләр» кергән һөнәрләр, вазифалар һәм белгечлекләр белән киңәйтелгән.

Исемлеккә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче шәхси эшмәкәрләрне дә кертергә тәкъдим ителә.

Проект положениеләре 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә карата кулланылуы ихтимал.

Фото: Ватаным Татарстан архивыннан

Бәйле