Безнең гәҗит газетасы Рамил Басыйр улы Бикбаев – «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге мөдире, Балтачның «Үзәк» мәчете имам-хатыйбы белән әңгәмә тәкъдим итә.
– Рамил хәзрәт, сезнең белән Җиңү бәйрәме көннәрендә очрашабыз. Әйтегез әле, бу җиңүнең әһәмияте мөселманнар өчен нинди?
– Бөек Җиңү безнең җирдә һәм гомумән, бар дөньяда яшәүче халык өчен ул зур тәрбияви чара. Хәзер кызганыч, исән ветераннарыбыз бик әз һәм ул аянычлы вакыйгаларны күргән кешеләр дә әзәя. Безгә шушы авыр вакыйгаларны искә төшерү, үзебездә булган нигъмәтнең кадерен аңларга ярдәм итә. Тугры хәлифәләрнең берсе – Гомәр ибне Хаттаб әйткән: кеше җәхилиятне белмәсә, ул Исламны аңламас, дигән. Ягъни тормышыбызның яхшы ягын аңлар өчен, аның тискәре ягын күрү дә файда бирә. Нәкъ шушы вакытта без бабаларыбызга дога кылабыз, балаларыбызга үз бабаларыбыз, үз әбиләребез, аларның сугышта катнашуы, тылда хезмәт итүе турында сөйлибез. Без яшь буынга нинди авыр вакыйгалар кичерелгәнен әйтергә бурычлы.
– Коръәндә сугыш, көрәш һәм җиңү темасын яктырткан аятьләр бармы?
– Коръәнне карасак, анда Аллаһы Тәгалә бар булган һәм булачак сорауларга җавап биргән. Коръәндә «Фәтх» дип исемләнгән сүрә килә, ул татар теленә «җиңү» дип тәрҗемә ителгән. Әмма гарәп теленнән карасак, ул сүрәнең турыдан-туры тәрҗемәсе башка. Аллаһ анда: Без сиңа ачтык һәм хөкем иттек ачык булган җиңүне, дип әйтә. Монда Раббыбыз «ачу» сүзен куллана. Әгәр мәгънәсен карасак, бу аятьләр Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә гаделсез золым яулар белән мөшрикләр сугышканнан соң иңде. Бу сугышны туктатыр өчен Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм Худәйбия килешүен төзеде. Худәйбия килешүе мөселманнарга шундый уңайсыз шартлар белән төзелде ки, хәтта күп мөселманнар моны җиңелү, хурлык дип кабул итсәләр дә, шушы килешүдән соң Аллаһы Тәгалә югарыда телгә алган аятьне иңдерде һәм өч мәртәбә сезгә «ачу» дип әйтте. Чыннан да, Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең дине бар дөньяга шушы Худәйбия солыхыннан соң таралды. Әбү Бәкер радыйаллаһү ганһү: мөселманнар өчен шушы Худәйбия солыхыннан да олы җиңү булмады дип әйткән. Шуңа күрә җиңү ул инде Аллаһ Тәгаләнең нуры, Аллаһы Тәгаләнең кеше хокукларын, бар табигатьнең хакларын хаклый торган нур китабы – Коръәннең бар җир шарына таралуы турында сүз бара.
– Ураза тотуыбызның мәгънәсе ни? Без – мөселманнар бу айда нәрсәгә ирешергә омтылырга тиеш?
– Рамазан ае һәм ураза гыйбадәте турында сөйләү бик мөһим. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә бер генә урында ураза турында әйтә. Әмма аның эченә бик күп мәгънә салынган. Ул «әл-Бәкарә» сүрәсенең 183нче аяте. «Әй, иман китергән бәндәләр, элеккеге кавемнәргә ураза тоту йөкләтелгән кебек, сезгә дә ураза тоту йөкләтелде, шәт, сез Аллаһыга тәкъвалылардан булырсыз». Менә бу аятьтә Уразаның төп максаты әйтелде. Ягъни Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалы булу диелде. Шушы аятьне дәвам итеп: Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми диелгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аенда бер ай дәвамында ураза тоту гыйбадәтен безгә бүләк итеп бирде. Без гадәттә, фарыз диелгәч, йөкләмә дип аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә яраткан әйберен безгә бирә, яратмаган әйберен бирми. Һәм иң теләгән әйберләрен – намаз булсын, ураза булсын, безгә фарыз итеп бирде. Уразада без ризыктан, эчемлектән, шәһвәттән тыелабыз, шушы хәләл булган өч әйбердән тыелып, күңелебезне тәрбиялибез. Нәрсә ул тәкъвалык? Ул – Аллаһ кушканча яшәү. Тормышыбыздагы һәр гамәлебез Аллаһының ризалыгына туры килә дигән сүз. Менә җир йөзендә кешедән башка булган бөҗәкләр һәм җәнлекләрне карыйк әле. Әйтик, менә хәзер – яз. Бу вакытта иң беренче бер төрле үләннәр тишелә, аннары башкалары, аннары бүтәннәре. Без күрәбез, бал корты бал җыя, чебен башка әйбер эшкәртә, сыер сөт бирә – һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Әгәр дә, болар әз генә үз эшләрен үзгәртсәләр, әйтик, бал корты бал җыймый башласа, сыер сөт бирмәсә һәм җәй уртасында тишеләсе үлән хәзер тишелсә, вакытсыз балан, алмагач чәчәк атса, нәрсә булачак? Хаос була. Ризык чылбыры тулысынча өзелә, җир йөзендә тәртипсезлек туа. Менә Аллаһы Тәгалә бар табигатьне мәҗбүри буйсыну белән кылды, әмма кешене ихтыяри юл белән буйсындырды. Нәкъ менә ихтыярыбызны тәрбияләр өчен, тормышыбыз табигатьтәге кебек гармониядә барсын өчен безгә ураза гыйбадәте аша күңелебезне тәрбияләү мөмкинлеген күрсәтте. Шуңа тәкъвалык дигән сүз, әгәр син тормышта бәхетле булырга теләсәң, Аллаһ менә бу изге Рамазан аенда күңелне тәрбияләп, безгә ярдәм итә.
– Ә тәкъвалык гамәлдә ничек чагылырга мөмкин, хәзрәт?
– Пәйгамбәребез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмнән: кешене җәннәткә кертә торган гамәл нәрсә, дип сорагач, Рәсүлебез: ул – тәкъвалык һәм күркәм холык, диде. Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең үзенең әхлагы идеаль иде. Ясалма түгел иде, ул табигый, пәйгамбәр әхлагы иде. Ә безнең холкыбыз, кемнекедер кызурак, кемнекедер әкренрәк, кемнекедер куркучан, кемнекедер усалрак. Без аны менә шушы Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең әхлагына яраклаштырабыз һәм безнең әхлак аның әхлагына туры килә икән, димәк, бу инде камил кеше була. Ә җәннәткә нәрсә кертә? Күркәм әхлак һәм тәкъвалык. Нәкъ менә тәкъвалык, ягъни Аллаһ кушканча яшәү, ул әхлакны тәрбияли. Бер кеше, мин хәмер эчүдән тыелам, ди, әнием әйткән өчен дә түгел, полиция унбиш тәүлеккә утырткан өчен дә түгел, ди, мин Аллаһы Тәгалә хәрам кылган өчен тыелам, ди. Бу кешегә хәрам дигән төшенчә йогынты ясады һәм ул аннан тыелды. Әлбәттә, башка берәүгә бу йогынты ясамый, нәтиҗәсе булсын өчен андыйларга бераз ныграк әйтергә кирәк. Нәкъ тәкъвалык күңелебезне тәрбияли һәм әхлагыбызны Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең әхлагына якынайта.
– Уразаны рухиятне физик юл белән тәрбияләүнең бер чарасы дип әйтергә мөмкинме?
– Әйе. Рәсүлебез саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм, әгәр бәндә гөнаһ сүздән, гөнаһ гамәлдән тыелмаса, Аллаһка аның ач торуы кирәк түгел, дигән. Намазыбызның, уразабызның, зәкәтебезнең, хаҗыбызның – барысының да соңгы нәтиҗәсе – кеше белән булган мөнәсәбәтебезне үзгәртү. Кешенең гамәле кайчан үзгәрә? Кешенең күңеле сафлангач. Ничек кенә булмасын, безнең күңелне китап укып, вәгазь тыңлап кына, мәдрәсәдә генә тәрбияләп булмый. Мисал китерәм, Рәсүлебез янына бер кеше килеп: Йә, Рәсүлуллаһ, Аллаһның җәннәтенә кертә торган, тәмугтан котылдыра торган гамәл өйрәт әле миңа, дип, дорфа итеп сорады. Пәйгамбәребез әлеге дорфа кешегә итагатьле итеп җавап бирде: Аллаһка гыйбадәт кыл – намаз укы, зәкәт түлә һәм кыз туганнарыңа яхшы мөнәсәбәттә бул, диде. Карагыз: намаз укы, зәкәт түлә – эшеңдә бул. Ә «кыз туганнарыңа» дип нәрсәгә әйтте? Чөнки кеше никадәр генә каты күңелле булмасын, үзенең сеңлесенә, үзенең апасына бара икән, аның күңеле йомшый. Пәйгамбәребезгә, синең белән хәрби хезмәткә чыгабыз, дип егетләр килде. Пәйгамбәребез, әти-әниең исәнме, дип сорады. Тегеләрдә шундый катылык иде. Пәйгамбәребез йомшартыр өчен аларны борып җибәрде: әти-әниең янына бар, аларның кадерен үтә. Менә анда синең хезмәтең, диде. Нәкъ шулай ук уразада да: хәләл ризыктан, хәләл эчемлектән, хәләл җефетеңнән тыелып торып – Аллаһы Тәгалә күңелне тәрбияли. Шуның өчен дә ураза ул – иң олы тәрбияви чара. Шуның өчен Аллаһының хикмәте – ул безгә бер көн түгел, тоташ бер ай бирелгән. Кәффарәт уразалары бар, мәсәлән, кайбер җинаятьләргә карата алтмыш көн рәттән кәффарәт уразасы тоту каралган. Моның нәтиҗәсе нәрсәгә юнәлдерелгән? Алтмыш көн буена кеше ураза тотып, каткан күңелләр дә йомшара. Әлбәттә, кешенең нияте ураза булып, нияте Аллаһ кушканча тыелып тору булса. Инде карасак, намазны күрсәтеп укып була – рия керергә мөмкин намазга, сәдаканы да рия белән бирергә мөмкин. Ә уразаны рия белән тотып буламы? Син кешегә мин уразада, дип әйтергә мөмкин, ләкин ул, чынлыкта, ураза бармы-юкмы икәнне күрсәтми. Синең уразаң – күңелеңдә. Димәк, ураза ул күңелебезне, ихтыярыбызны тәрбияли.
– Мәгълүм булганча, сез – «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге мөдире дә, Балтачның «Үзәк» мәчете имам-хатыйбы да, гаиләдә ир һәм әти, Рамазан ае сезнең өчен ничек уза? Ул гади мөселманнарныкына охшаганмы?
– Рамазан аен уздыру һәркемнең вазыйфасына карап, ул төрлечә уза һәм Аллаһның изгелеге бик киң, аны тарайтырга кирәк түгел. Рамазан аенда Коръәнне укып чыгарга тырышам. Эшемнең күбесе оештыру белән бәйле, ул – ифтарлар, Коръән-хәтемнәр, гает алдыннан балаларга күчтәнәчләр тарату. Әлбәттә, гаилә белән бергә өйдә ифтар кылырга, гаилә белән җыйналып аралашырга вакыт аз кала, бу минем өчен иң сөйгән мәҗлесләрдән булыр иде.
– Хәзер без тыныч яшибез: ризыклар мул, йортларыбыз зур, тормыш иркен. Шулай да шәхсән сез хәзерге тынычлыкның төп билгесе дип нәрсәне атар идегез?
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә кеше турында: кеше зарланучан итеп бар ителде, диде. Кеше авыр яшәсә дә – зарлана, рәхәттә яшәсә, бигрәк тә зарлана. Хәзер зарлану сәбәпләрен бик күп табалар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: әгәр сез Минем нигъмәтемә шөкер итсәгез, арттырырмын, диде. Шөкер итмәсәгез, газабым каты булыр, диде. Ислам галиме Хәсән әл-Басри хәзрәтләренә бер кеше килеп, үзен бик диндар итеп күрсәтеп, зарлангач, әл-Басри хәзрәтләре: намаз укырга мәчетләр бармы, мәчетләрдә намаз укырга мөмкинлек бармы, ураза тотарга мөмкинлек бармы, зәкәт бирергә мөмкинлек бармы, гыйлем алырга мөмкинлек бармы, дип сораган. Бар, дигән теге кеше. Димәк, бу синең күңелеңә, нәфесеңә хуш килми. Димәк, сиңа акча кирәк. Шуның өчен син зарланып йөрисең, дигән галим. Менә бүген карасак, мәчетләребез бар, мәчетләребез ачык. Хәтта безнең менә бу мәчетләребез Бөек Ватан сугышы чорын кичкән бабаларыбыз тырышлыгы белән булдырылды. Алар безгә җиңүне генә бүләк итмәде. Туксанынчы елларда бу мәчетләр артыннан кемнәр йөрде? Шушы ветеран бабаларыбыз йөреп салдырган аларны. Менә бу «Үзәк» мәчетне безнең ветераннар советы җыелып, аларның хаты белән хакимияткә кереп, аларның теләге белән бу мәчетләр салынды. Менә без шул мәчетләрдә гыйбадәт кылабыз. Ә мәчетләрнең шөкере нәрсә? Ул биш вакыт намазга мәчеткә йөрү. Шөкернең өч шарты бар. Беренчесе, кемнән икәнлеген белү – Аллаһы Тәгаләдән, Аллаһка шөкер. Икенчесе, ул нигъмәткә сөенү – Аллаһка шөкер, сөенәбез. Ә өченчесе, үз урынында куллану. Менә бу мәчетне ничек кулланабыз, бу мәчеттә минем өлешем күпме? Мин сәдака турында сорамыйм, мин үземнән сорыйм: ничә намазга мәчеткә йөрим мин, ничә намазны мәчеттә алып барам мин? Мәчет тәүлегенә егерме дүрт сәгать дәвамында җылытыла. Күпме йөрим, күпме кулланам? Алган белемнәребез белән ятимнәргә – мохтаҗларга, халыкка ярдәм итеп бетерә алабызмы. Менә, әгәр без бу нигъмәтне куллана алсак, чыннан да, без Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтенә шөкер кылучылардан булабыз һәм Аллаһы Тәгалә киләчәктә безгә тагын да арттырып бирәчәк. Әгәр бу нигъмәтне кулланмасак, без әле һаман да зарланып йөрсәк, кызганыч булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә безгә биргән иминлекнең, тынычлыкның кадерен аңларга кирәк. Тыныч, имин бит – балаларыбызны мәктәпкә, бакчага җибәрәбез, төрле илләргә сәяхәт кылабыз, оешкан төстә меңләгән кеше Хаҗга бара, дин тотарга бар мөмкинлегебез бар… Димәк, безгә шушы бирелгән мөмкинлекне файдаланып, Аллаһ кушканча, гамәл кылырга кирәк.
«Фәтх» – Коръәннең 48нче сүрәсе
Худәйбия – һиҗрәтнең алтынчы елында булган вакыйга
Кәффарәт – кайбер кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен, Аллаһның ярлыкавына ирешү нияте белән билгеле бер эшләрне эшләү.
Коръән хәтеме – Коръәнне тулысы белән укып чыгу
Рия – бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу.