«Киленебездән бик уңдык»: Өч сәгать буе экран аша сөйләшәләр

-- Лэйсирэ

Аларны… компьютер кавыштыра! Өч сәгать дәвамында экран аша сөйләшү Венера һәм Айваз Ахуновларны гомерлек мәхәббәт җепләре белән бәйли.

Тырыш гаиләләр җәмгыятьтә һәрвакыт хөрмәтле. Чыннан да, авылда яшәргә калып, анда үз эшен ачучы гаиләләр саны республикада артканнан-арта. Теләгән кешегә эшкуарлык белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Авылда яшәүче яшь гаиләләргә Хөкүмәтнең ярдәме дә бик зур. Күркәм йорт төзеп, ихатада үз эшен алып баручы гаиләләрдә туган сабыйлар тоташ авылга ямь өсти.

Миякә районының Яңа Ишле авылында яшәүче Ахуновлар гаиләсе дә соңгы вакытта бер-бер артлы шатлыклы вакыйгалар кичергән. Күптән түгел генә зур, күркәм йорт төзеп кергән алар. Ә 23 февральгә, әтисенә һәм ике абыйсына бүләк булып, кечкенә Фирүзә дөньяга килгән.

Венера Рәфкать кызы 1982 елда Туймазы районында туган. Ә Айваз Салават улы шушы авылныкы. Гаилә башлыгының туганнары белән Венера туйда таныша. Яшь, акыллы, тыйнак кыз кунакларга бик ошый һәм алар Айвазны Венера белән таныштырырга була.
— Айваз белән беренче тапкыр компьютер ярдәмендә генә сөйләштек. Яңа гына танышкан егет белән 3 сәгать аралаштык. Без шунда ук бер-беребезне кечкенәдән белгән кебек якын күрдек. Бер ай гына очрашып йөрдек тә никах укыттык, — ди Венера.

Хуҗабикә — һөнәре буенча бухгалтер, Айваз — радиотехник. Яшь егет гомерен авыл белән бәйләргә карар иткән. Бүген ул кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

— Без өйләнешкәнче үк аның теплицасы бар иде инде. Кыяр үстерүнең барлык серләрен өйрәнгән ул. Шунысы да мөһим — ул бары тик табигый ашламалар гына куллана, шуңа да безнең кыяр­ның тәме башкаларныкыннан аерыла. Үзебезнең клиентларыбыз да бар. Күпләр кыярны өйдән килеп ала. Шулай ук, базарга алып барып та сатабыз, — ди Венера.

Теплицаның кечкенә өле­шенә чәчелә кыяр. Аннары хуҗа аларны башка җиргә күчереп утырта. Теплица эчен җылыту, су сибү һәм башка эшләрне дә үзенә яраклаштырган Айваз. Әйткәндәй, гаилә башлыгы быел беренче тапкыр помидор да үстереп карарга булган. Ләкин бу яшелчәнең дә барлык сер­ләренә төшенергә вакыт таләп ителәчәк, ди ул.

Ахуновларның уңган­лы­гына сокланмау мөмкин түгел. Яшелчәчелектән тыш, алар мал үстереп сату белән шө­гыльләнә.

Мондый тырыш гаиләләр Хөкүмәт тарафыннан да ярдәмсез калмый. Ахуновлар күптән түгел яшьләр программасы буенча төзелеш өчен бер миллион сум акча алган.

— Бу безнең өчен зур яр­дәм булды. Шушы өйне бер ел эчендә төзеп кердек. Матди мөмкинлекләр булгач, эш тиз арада тәмамланды, — ди Айваз.

Айваз белән Венера бүген 7 яшьлек Айдарны, 4 яшьлек Айзатны һәм ике айлык кына Фирүзәне тәр­биялиләр.

— Киленебездән бик уңдык. Ул пешергән аш-су, бәлешләр телеңне йотарлык. Чыннан да, улымның ныклы таянычы ул. Бәхетле генә яшәсеннәр, — дип сүзгә кушыла Айвазның әнисе.

Авылда яшәүчеләрнең нинди кеше булуын, нинди тормыш алып баруын белү өчен алар яшәгән йортка күз салу да җитә. Авыл күрке булып балкып утыручы йорт үзенә әллә каян җәлеп итә. Ахуновлар яшәгән өй дә күркәмлеге, матурлыгы белән игътибарга лаек. Ә аның эче дә матур итеп бизәлгән, балалар тавышына күмелгән. Шушы бәхет бу йортта һәрвакыт яшәсен иде.

Кызыл таң

Бәйле