Энҗе чәчәк файдасы

-- irina

Энҗе чәчәк йөрәк мускулларын ныгыта.

Энҗе чәчәк (ландыш) халык медицинасында борынгыдан кулланыла. Ул – агулы үсемлек, бигрәк тә чәчәкләре куркыныч. Шуңа да аны файдаланганда игътибарлы булу зарур.

Энҗе чәчәкнең хуш исеннән йөрәк мускуллары ныграк кыскара, организмда кан әйләнеше яхшыра, бөердәге кан тамырлары киңәя һәм бу бәвел күбрәк чыгуга китерә.

Үсемлектән ясалган препаратлар, аеруча төнәтмәләр, йөрәк өчен файдалы.

Алар нерв системасына да уңай тәэсир итә.

Дәвалану өчен энҗе чәчәкне чәчәк ата башлаган чорда җыярга кирәк. Үлән кипкәч, яшькелт төстә булырга тиеш. Саргайса, тупасланса, аны кулланырга ярамый.

Шифалы рецептлар

1.   Глаукома булганда, 1/2 стакан вак итеп туралган кычыткан яфрагы һәм 1 чәй кашыгы ландыш чәчәге алалар. Шунда ук 1 аш кашыгы су өстәп, 8-9 көн караңгы урында тоталар. Аннары 1/2 чәй кашыгы аш содасы кушалар. Катнашманы көнгә 2 мәртәбә күзгә куеп торалар.

2.   Гипертония борчыганда, 2 аш кашыгы энҗе чәчәк, 4 аш кашыгы кара миләш чәчәге, 6 аш кашыгы мәтрүшкә (мелисса), 6 аш кашыгы песи үләне (валериана) тамыры алып болгаталар, ваклыйлар. 2 аш кашыгы катнашманы 0,5 л кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр, аннары 3 минут кайнаталар. Сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчәләр.

3.   Калкансыман биз эшчәнлеген җайга салу өчен, тигез күләмдә энҗе чәчәк, петрушка яфрагы, эт тигәнәге (дурнишник) алалар. 1 аш кашыгы катнашманы, 1 стакан кайнар суга салып, 10 минут кайнаталар. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

4.   Төнәтмәсен йөрәк җиткелекле эшләмәсә, йөрәк тибеше көчәйсә кулланалар. Аның өчен 6-7 чәчәкне, 1 стакан суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1/4әр стакан эчәләр.

5.    Бәвелне тота алмаганда, 15 г энҗе чәчәкне, 1 стакан кайнар суга салып, 20-30 минут төнәтәләр. Бәвел кудыручы чара буларак, көнгә 3 тапкыр 2шәр чәй кашыгы эчәләр. Бу рецептны эпилепсия белән авырганда да кулланырга мөмкин.

  • Энҗе чәчәк көчле тәэсир итә торган үсемлекләр төркеменә керә.
    Аны тиешле микъдардан артык кулланырга ярамый.
    Әйтик, бер мәртәбә кабул иткәндә үләннең төнәтмәсен 30 тамчыдан күбрәк эчәргә кушмыйлар.
    Көнлек норма – 90 тамчы.
  • Энҗе чәчәктән әзерләнгән препаратлар кискен миокардит, эндокардит, бавыр һәм бөердә кискен авырулар булганда зыянлы.

Фото: соцсети

Бәйле