Гасырлар буена балалар белән хатын-кызлар җәмгыятьнең иң нечкә һәм көчсез чылбыры дип исәпләнеп килде. Бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кыз җилкәсен рухи, физик һәм социаль йөк баса, ул күңел төшенкелегенә, стрессларга бирелүчән.
Бүген аларның тигезлек өчен көрәш агрессиясе бик озак кысылган пружинаның ычкынуын хәтерләтә. Әлеге пружина янәшәдә булган һәркемнең борынына чиертә. Балалар исә үзләренең бәйлелеге белән көчсез.
Бездә хәзер бөтен нәрсәдән шоу ясау модага кереп бара. Алар нинди дә булса проблеманы чишәргә ярдәм итәме, мәшәкатьләрдән арындырамы – бу хакта уйлап караучы юк, шоу булсын, халык шаулашсын, рейтинг күтәрелсен. Ә «16 яшьтә авырлы» дип аталганы проблемаларны чишә аламы? Биредә һәр ике якта да балалар – берәүләре яңа гына туган, икенчеләре балигълык яшенә җитмәгән. АКШтан күчереп алынган әлеге шоуда проблемалар да күтәрелми түгел – Россиядә 100 мең авырлы хатын-кызга 800 балигълык яшенә җитмәгәннәр туры килә. Чагыштырып караганда бик күп тә түгел кебек, әмма һәрбер йөклелек артында – кеше язмышы, әле үзе дә балалыктан чыкмаганнарның алдануы, тиешле тәрбия алмавы аркасында әзерлексез, тәҗрибәсез килеш вакытыннан алда җилкәсенә авыр йөк ишелеп төшүе. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, бу яшьтә авырлы булу ул – ниндидер сенсация түгел, ә гадәти хәл. Шушы гадәти хәл аркасында тәрбия бирүне, балалар белән шөгыльләнүне «аннары»га калдырган ата-аналар да вакытыннан алда әби-бабай була һәм бер бала урынына хәзер алар икене тәрбияләргә тиеш.
Бөтен гаепне ата-аналар җилкәсенә генә өеп калдыру да дөрес түгел, аларның бит бөтен нәрсәгә вакыты да җитеп бетми: ипотека, кредит, интернет та күпмедер вакытны ала. Кайдан бөтенесенә өлгереп тә, акча белән вакыт җиткереп бетерәсең? Әле сыйныф бүлмәсен ремонтлыйсы бар йә булмаса бакчада чыгарылыш кичәсенә әзерләнәсе, репетиторны да онытырга ярамый, ул да адәм баласы, әти-әниләрнең акчасына өмет итеп, ул да җан асрый.
Ә яшь буынны интернет тәрбияли, аның алкоголь белән кайгы-хәсрәтсез, җитди мөнәсәбәтләрсез генә секска әзерлеге бар. Әмма даруханәләрдән саклану чаралары турында сорарга яки табибка күренергә ул ояла. Алда әйтелгән саннар күпчелек үзәктән читтә булган регионнарда күзәтелә, әллә даруханәгә барырга оялудан, әллә башка шөгыль булмаганнан шулай килеп чыга икән. Яшьлек дәрте, көч ташып торганда, аны каядыр куллану, чыгару кирәк. Тирләп-пешеп спорт залларында шөгыльләнүчеләрнең, мәдәни чаралар белән тыгыз бәйләнеше булганнарның башкасына вакыты да, теләге дә бик калмыйдыр. Провинцияләрнең тормышын үз агымына гына калдырып, аннан нәрсә килеп чыгасына мисал эзләп йөрисе юк, алда әйтелгәнчә, 100 меңгә 800 яки 100нең сигезе – балигълык яшенә җитмәгән авырлы бала. Катык тулы тәлинкәне «дыңк» иттереп өстәлгә куйгач, аның бер өлеше чәчелә, тирә-якка ага. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен дә шулай карап була, катык тулы тәлинкәдән ераграк торган җирдә ул шулхәтле түбәнрәк.
Бу балаларның киләчәге нинди, аларның язмышы ничек булыр? Үзе дә тиешле тәрбия алмаганнар нәрсә бирәчәк? Вакытында белем алмый калу, хыялларны тормышка ашырмау, алдану, бәхетсез мәхәббәттән авыз пешү психологиягә нык тәэсир итәчәк, кеше тагын да бәхетсез булачак. Мондый даирәдә бәхет дигәнең булырмы?
Күпләр мондый шоуларны мавыктыргыч итеп кенә кабул итәр, андагы проблемалар турында уйлап та карамас. Әмма башкаларыннан аермалы буларак, биредә уйланыр нәрсәләр җитәрлек һәм ул башкаларның гламурлы тормышыннан тыш башка тормыш барлыгын һәм әлеге проблемаларның кичекмәстән хәл ителергә тиешлеген ачып сала. Бу очракта бер шоудан икенчесенә тагылышып йөргән экспертларның акыл сатуын тыңларга түгел, бары тик кырыйдарак булган төбәкләргә дә йөз белән борылырга, тәлинкәдәге катыктан аларга да өлеш чыгарырга гына кирәк. Ул чагында исәп 100гә сигез булмас, шәт?
Фәнис Мотыйгуллин, Шәһри Казан
Фото: пиксабай