Илшат Әминов Tatar Today җитәкчесенең чит илләрдә ШАЯН ТВ һәм ТНВ эшләмәү турындагы сорауларына җавап бирә

-- Лэйсирэ

16 май ТНВда матбугат конферециясендә «Яңа гасыр» телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат әфәнде Әминов Tatar Today порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхакыйның ни өчен Шаян ТВ сайтының чит илдә эшләмәве, Төркиядә ТНВ Планетасы күрсәтмәве турындагы сорауларына  җавап тотты.

Илшат Әминов сүзләренчә, «Шаян ТВ»ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак.  Ул бүген «Шаян ТВ»ның Татарстаннан читтә онлайн режимда Интернетта күрсәтелмәү проблемасы булуын билгеләп узды.

«Россиянең чикләреннән чыга башласак, бөтенләй икенче хокуклар кирәк. Шуңа күрә тагын бер «Шаян ТВ» каналын булдыру карарын куйдык, һәм без аны эшләячәкбез. Мөстәкыйль интернет-канал булдыру өчен хәзер контент туплана», — диде Илшат Әминов.

Аның сүзләренчә, чит ил татарлары өчен бу каналны ел азагына кадәр эшләү ниятләнә.

Төп фото: ТНВ

Бәйле