Эстрада җырчысы Илшат Яппаров: “Бу дөньяда дөреслекне яратам, ялгышырга язмасын иде…” [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина

Шушы көннәрдә җырчы Илшат Яппаров “Синсез үтә гомер” дип исемләнгән җырын тәкъдим итте. Бу җырның тарихы, концерт сезоны, җәй көне ничек ял итәргә җыенуы хакында җырчы Tatar todayга сөйләде.

– Илшат, бу концерт сезонына нинди йомгаклар ясадыгыз, канәгать калдыгызмы? Киләсе сезонга нинди планнар билгеләдегез?

–      2018 елдан хәзерге вакытка кадәр без Гүзәл Әхмәтова белән “Бәхет күпере”, дип исемләнгән проектта бергә эшләдек. Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрдек. Бу халык өчен гадәти булмаган күренеш булды. Ни өчен дигәндә, Гүзәл Әхмәтова да, мин дә моңа кадәр аерым җырлый идек. Шуны әйтергә кирәк, хәзер халык бездән дуэтлар сорый башлады, чыгыш ясарга чакырганда да бергә күрергә телиләр. Шуңа күрә, без уйладык та, алдагы елда да шул проектны дәвам итәргә булдык. Әйе, без бу сезоннан канәгать, әмма киләчәктә тагын да тырышырга кирәк, бер генә урында торырга ярамый. Шуңа күрә, киләсе сезонга әзерлек эшләрен инде башлап җибәрдек.

https://www.instagram.com/p/BvJNPdcgvKb/

–      Җәй көне ничек ял итәргә, көч тупларга җыенасыз?

–      Җәй көннәрендә мин авылга кайтып, рәхәтләнеп ял итәргә яратам. Саф һава, яңа савылган сөт, тәмле ит. Һәр кич утта төрле ризыклар пешерәбез, бакча эшләрендә әнигә ярдәм итәбез. Ял ул Турция дә, Египет та түгел, ә авылга кайтып, абый-апалар, дуслар-туганнар белән. Елга буена чыгып, балык тотып, төрле ашлар пешерүгә нәрсә җитә? Бу минем өчен иң зур, матур ял. Мин аннан көч алам.

–      Җырларны ничек сайлыйсыз? Җыр әзер булгач, иң беренче кемгә тыңлатасыз?

–      Берәр автордан, композитордан җыр алам икән, мин аны тыңлыйм, ул җырлаганда ук күңелгә керсә, димәк, бу җыр хит.

Җыр сайлаганда тагын бер нечкәлек бар, бөтен җыр да, бөтен кешегә дә килешми. Шуңа күрә, мин җырларны алып, өйдә 2-3 көн җырлап карыйм, гармун тарткалап, җырлап утырам. Чыннан да җырлый алганда гына, үземә алам. Җырларны иң беренче гаиләм ишетә. Аннан якын дусларыма, туганнарыма җибәрәм. Алар “җыр әйбәт, Илшат молодец” дип әйтсә, димәк чыннан да әйбәт.

–      «Синсез үтә гомер» җырының тарихы нинди?

–      Ул җыр өчен мин аның авторы Рәүфә апа Нурмөхәммәтовага рәхмәтлемен. 2007 елларда гастрольләрдә йөргәндә ул миңа диск бирде. “Илшат, менә монда ике җыр. Беренчесе – синеке, икенчесен Уфага кайткач, бер кызга бирерсең”, ди. Мин кайтып барганда бу җырларны тыңларга булдым. Үземнекен тыңладым, яхшы җыр, дим, икенчесен тыңладым, шундый күңелгә ятты ул җыр. Рәүфә апага шалтыраттым да, икенче җыр ныгырак ошады, дидем. “Әйдә теге кыз белән алышабыз? Уфага кайтам да, беренче җыр синеке, икенчесе – минеке дип әйтәм”, дидем. Рәүфә апа көлде инде. Уфага кайткач, теге кызга дөресен сөйләдем. Ул беренче җырны алды, хит эшләде. Мин “Синсез үтә гомер” җырын алдым.

Аңа яхшы аранжировка эшләп, стилен үзгәртеп, репертуарыма кире кайтардым. Бу дөньяда дөреслекне яратам, ялгышырга язмасын иде».

Бәйле