Салават Фәтхетдиновка министр булырга тәкъдим иткәннәр

-- Лэйсирэ

Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдинов «БИЗНЕС Online» басмасына зур интервью биргән. Әлеге әңгәмәдә иң кызыклысы шул: моннан 20 ел элек Минтимер Шәрип улы Шәймиев аңа мәдәният министры вазифасын тәкъдим иткән, әмма җырчы риза булмаган. Бу хакта Салават Фәтхетдинов болай ди:

«Шәймиев миңа ике тапкыр тәкъдим итте: „Өченчесенең булмавын беләсең бит…“ диде. 50 еллык юбилеемда Минтимер Шәриповичка вазифадан баш тартканын кабул иткәне өчен рәхмәт әйттем. Әгәр 2000 елда тәкъдимегезне кабул итсәм, хәзер сезнең алда элеккеге мәдәният министры Фәтхетдинов Салават Зәки улы булыр иде, чөнки бу эштә озак вакытка түзеп булмый“, — ди ул.

Шулай ук җырчы депутат булырга теләмәвен дә аңлаткан: «Беркайчан да тәкъдим итмәделәр, ә нигә мин үземне көчләп тагарга тиеш? Минем андый гадәтем юк. Минем үз эшем бар. Мин беркайчан да исемемне дә, фатирымны да сорамадым, мин үзем белгәнне эшлим», — дип белдергән җырчы.

Фото: Татар тудей

Бәйле