Чирмешәндә яшәүчеләрнең яңгырда мунчалары агып китә

-- Лэйсирэ

Чебен дулаганнан тәрәзә ватылмый, диләр. Ә менә яңгыр яву аркасында, авылның асты өскә килергә мөмкин. Чәршәмбе көнне Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылы әнә шундый хәлдә калган. Моннан тыш, табигать кыланмышы тагын берничә авылда күзәтелгән.

Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 15 майда, көчле яңгыр аркасында, Чирмешән районында 155 йорт утсыз һәм газсыз калган. 400дән артык кеше дигән сүз бу. Иске Үтәмеш авылының Мичурин урамындагы 13 торак йортны яңгыр суы басу турында хәбәр килгән. Шөкер, зыян күрүчеләр юк.

Чирмешән районы белән элемтәгә кергәч, шунысы ачык­ланды: яңгырның “койрыгы” райондагы Иске Чәрүшкә һәм күрше Самара өлкәсенең Сәләй авылындагы хуҗалыкларга да кагылган икән. Тик табигать бар ачуын Иске Үтәмештән алган булып чыкты. Гаҗәп, алдагы көнне районның күпчелек авылларында яуган көчле яңгырның бер тамчысы да искеүтәмешләр өстенә төшмәгән.

Яңгыр бу юлы кичке сәгать бишләр тирәсендә ява башлап, җиде тулгач кына туктаган. Авыл кешеләре: “Инешебез бу көнне Днепр елгасы кебек акты”, – диләр. Биш-ун минут эчендә Үтәмеш елгасы биш метр чамасы күтәрелгән. Бу куркыныч кичне исләренә төшерәсе килми авыл халкының. Тамырларыннан купкан агачлар, ауган коймалар, төзелеш материаллары, тимер савытлар, хәтта Газ­и­зовларның мунчасы да агып киткән. Тагын бер хуҗалыктагы мунчаның миче генә утырып калган.

– Эштән кайтканда тыныч иде әле. Өйгә кереп, тәрәзәгә карасам, ат арбасы көймәгә әй­ләнгән. Яңгыр коймаларны аударды. Урамга чыккан идек, газүткәргеч баганаларын агызган. Әле бүген дә газ бирмәделәр. Инештәге су күпер өстенә кадәр күтәрелгән иде хәтта. Көтүдән кайтучы сыерларга да бик яман булды. Алар, икегә аерылып, куркудан, ишегалларына кер­мичә азапланды. Кичтән югалган ат табылган, тик колыны гына агып харап булган. Агып киткән сыер, сарыклар да кызганыч, – ди “Безнең Чирмешән” газетасында тәрҗемәче булып эшләүче Гөлнара Азоркина.

Аның сүзләренә караганда, авылда бакчага чыга торган тү­гел. Иңкүлектә урнашкан барлык бакчалардагы утырткан яшел­чә, җиләк-җимешләр, юылып, яраксызга әйләнгән. Халык хәзер кабат бәрәңгесен, башка яшелчәне утыртырга да икеләнә. Беренчедән, ул ләмнең кибеп беткәнен көтәсе бар. Икенчедән, орлыгы да кирәк бит әле.

– Авылда 350ләп хуҗалык бар. Шуның 60ка якынына зыян килде. Кемнеңдер коймасына, кемнеңдер бакчасына, мал-туарына… 15 хуҗалыкның өенә су керде. Мондый хәлне минем генә түгел, 86 яшьлек әтинең дә күргәне булмаган. Шөкер, үлем-китемнәр юк, – ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Менә әле күпер төбенә агып килгән мунчаны кран белән тартып алып маташуыбыз. Хәзерге вакытта га­дәттән тыш хәлләр комиссиясе вәкилләре зыянның күләмен бәяли. Берничә күпер-басма йөрерлек түгел. Елгада, яр буйларында чүп-чар да күп. Республика булышмаса, бу эшләрне үзебез генә беркайчан да башкара алмыйбыз. Авылга бик зур ярдәм кирәк. Хәерле яңгырлар гына яусын!

(Сәрия Мифтахова/“Ватаным Татарстан”, /№ 69, 17.05.2019/)

Бәйле