Бизнесмен Айдар Исмагилов: «Тизлек күпме тора?» Япония һәм Россия тимер юллары турында

-- irina

Бизнесмен Айдар Исмагилов үзенең Instagram битендә Русия һәм Япония поездлары тизлеген чагыштыра.

«Япония. Тимер юл вокзалы. Минем яннан, мин хәтта бәяли дә алмаган тизлектә, поезд үтеп китә. Ничә км/сәг? 200? 300? 400? Минем белән мондый хәл булганы юк иде әле. Синкансен-магнит мендәрдәге тәгәрмәчсез поезд.

Телефонымны  алдым, фотога тошерер өчен  икенчесен көтәм. Тагын 3 поезд узып китте. 0 кадр. Аннары тагын 2, тагын бер генә кадр да ясап булмады. Син өлгерә алмыйсың.

Тавыш та, ис тә юк-бернәрсә дә калмый . Җиле генә сизелеп кала. Мин шаккаттым.  Үземне көтмәгәндә киләчәккә эләккән татар аборигены  итеп тоям. Японнар шыпырт кына минем бу поездны видеога тошерергә тырышканны карыйлар. Аларның күзләрендә аптырау чагыла. Әйтерсең, мин, чәнечкеле чыбыклар алып барыр өчен, беренче класстагы поездны көтәм. Миңа уңайсыз, мин өлгермим. 15 вагон ярты секунд эчендә узып китә. Поезд артыннан башны да борып өлгереп булмый, ә телефонны кесәдән  алып өлгерү турында сүз дә юк.

Күп кенә японнар эре шәһәрләрдә эшли, ә 300 километр ераклыкта  яши һәм көн саен эшкә йөри. Поезд секундына кадәр төгәллек белән килә,  тавыш та ишетелми, тузан да — юк. 45 минут һәм сез урында. Япон кешесенә бу бик уңайлы. Янга калган вакытны ул соңыннан гаиләсенә, дусларына һәм сәяхәткә сарыф итәчәк.  Япониядә поездлар хәрәкәтенең уртача тизлеге-350км/сәг.

Русия. Тимер юл вокзалы. Миңа таба Русия Тимер Юлы логотибы төшерелгән кызыл поезд акрын гына килә. Ул килкән арада, 4 ел элек Япониядә булганымны  искә алам. Анда мин берни дә төшерергә өлгермәдем. Аннары вагоннарның нумерациясен  ишетәм. Искә төшә —  без 12 нче вагон көтәбез.  Аннары телефонн алып, видео төшерим микән, әллә фотомы  дип уйлыйм?40 секундны озын күбәләк корты шуышып килгәнен  төшерәм. Әле дә күбәләккә әйләнмәгән – күбәләк корты…  Һәм, ниһаять, ул килеп җитте.

Безнең илдә поездларның уртача тизлеге — 50-90 км/сәг. (рәсми сайттан алынды). Кая без шулай ашыгабыз?!  Мин шок хәлендә.  Кыскасы, хәзер берәүне дә Россия тимер юлларында  СССР чорыннан хәрәкәт тизлеге кимүе гаҗәпләндермәс дип  уйлыйм.  Дөньяда иң тиз поездның тизлеге —  603км/сәг.

Нәрсә эшләргә ? Безнең илгә тизлек, поездларга тизлек җитми, барыбызга да тизлек җитми. Без акрын. Акрын гына карарлар кабул итәбез, акрын гына аларны гамәлгә ашырабыз , акрын гына җайлашабыз, аның каравы тиз арада барысын да ышанычлы тартмага, «көтегез » дигән исем астына салабыз.   Нәтиҗәдә  безгә тырышканчы, аклану җиңелрәк.

Япон кешесенең кереме  аена  уртача 3100 доллар, россияле кереме 520 доллар. Төп-төгәл  6 тапкырга ким. РТЮ тизлектә дә нәкъ шул кадәргә үк калыша.

Ә сез 5 тапкыр күбрәк акча эшләргә теләр идегезме? Ул чакта тизлегегезне арттырыгыз  яки Россия тимер юлларының тизлеге артканын көтеп торыйкмы?

Нәтиҗәләр:

1 . Күбрәк телисез икән, тизлегегезне арттырыгыз.

2. Акчаны тиз эшләргә кирәк, ә акрынрак тотарга кирәк.

3. РТЮ, тагын бер кабат әйтәм, Синкансенны беркайчан да узып китмәячәк .

Ә менә  мин шәхсән япон кешесен керемнәр буенча 19 ел элек куып җиттем.  Сезнең дә барысы да килеп чыгачак,» — ди.

Фото: соцсети

Ләлә Маннанова тәрҗемәсе

 

Бәйле