“Бүгеннән алалар, дип канатланып кайткач, әткәй-әнкәй каршы булды…” – Филүс Каһиров тормышындагы иң зур җиңүен атады

-- Гузель

//Tatar today//

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров TMTV каналында баручы “Сер булып калсын” тапшыруында Зоя Солошинага иң зур җиңуе хакында сөйләгән. Монда ул әти-әнисен ничек күндереп, музыка училищесына укырга керүен искә алган.

“Тормышымдагы иң зур җиңүем – иҗатны сайлаудыр, чөнки иҗат юлы белән баруыма әти-әни бераз каршы иде. Артистларга караш хәзер икенче төрле. Элек бераз икенчерәк иде. Алар әйтүенчә, артистлар өйләренә кайтып кермиләр, гел гулянкада, гаилә кора алмыйлар. Әткәй миннән юрист ясамакчы иде. Юк, минем күңел дә тартылмый, мин җырчы булам, дидем. 

Училищега эләгүем болай булды: Туймазы шәһәрендә “Озын көй” дигән конкурс үткәрелә иде. Шунда, Октябрьский шәһәреннән, киләчәктә укытучым булган Галия Закировна Мусина килгән иде. Ул: “9 нчы сыйныфтан соң безгә керсәң, 10-11 сыйныфны бездә дә укып бетерә аласың”, дип чакырган иде. Мине укырга чакырдылар, бүгеннән алалар, дип канатланып кайткач, өйдәгеләр бераз каршы булды.

Аннан әнкәй белән “Ачык ишекләр көне”нә бардык. Шунда, беренчедән, әнкәйгә бинасы, икенчедән, укытучы ошады һәм ниндидер бер ышаныч туды. Өйгә кайтып, 2 ай эчендә әткәйне икәүләшеп ризалаштырдык. Шулай итеп, 9нчы сыйныфны бетергәч, мин Октябрьский шәһәренә музыка училищесына укырга кердем. Менә бу зур җиңү иде”, дип уртаклашкан җырчы Филүс Каһиров.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий