«Закон бозган». Алинә Заһитованы җавапка тартачаклар? [гауга чыгарган видео]

-- Лэйсирэ

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитовага «права»сыз машина белән идарә иткәне һәм  куркынычсызлык каешын эләктермәве өчен җавап бирергә туры киләчәк, дип яза izh.kp. Вакыйга Алинә Ижауга килгәч була: ул машинада «права»сыз йөри һәм видеоны интернетка урнаштыра.

Хокук бозу турындагы материалларны штраф билгеләү өчен Ижау шәһәренең Ленин районына җибәргәннәр.

— Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча 12.7 статьясы кысаларында тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге закон кысаларында процессуаль карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итә Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: РИА Новости

Бәйле