Винарис Ильегет сәяхәткә җыена… үзе генә түгел…

-- Гузель

//Tatar today//

Концерт сезоны тәмамлануга карамастан, Винарис Ильегет чыгышларын дәвам итә. Ул үзенең җәйге концерт сезонын ачкан. Күптән түгел Уфада, шушы көннәрдә Ләйсән Мәхмүтова белән «Кыстыбый шоу»да «Яшьлек» мәдәният йорты сәхнәсен «кыдырган».

Бик тиздән җырчы теплоходта артистлар белән Идел буйлап сәяхәткә җыена. Чөнки 7 июньнән башлап, һәр җомга саен, «Ре Мажор» концерт агентлыгы теплоходта иң күңелле, якты кичәләр оештыра.

Программада :
— Иң шәп алып баручы
— Тере вокал, оригиналь жанр артистлары
— Дәртле татар хитлары һәм чит ил треклары
— Конкурслар, бәйгеләр, бүләкләр белән «Nastolgie» һәм «Йолдызлы хит-парад» ретро-кичәләре каралган.

Иң мөһиме — ризык һәм эчемлекләрне һәр кеше үзе белән алырга мөмкин.
Теплоход 20.00 сәгатьтә китә, 23.30 сәгатьтә кайта.
Бәясе нибары 1000 сум (Төркемнәр өчен ташламалар каралган)
Билетларга 8-987-225-17-70 яки 225-17-70 телефоннары буенча заказ бирергә була

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий