Казанда яңартылган, бушлай балалар үзәге барлыгын беләсезме? [видео-фотолар]

-- irina

Татар-тудей баш мөхәрррире Рөстәм Исхакый Казанның Киров районындагы «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә булып кайтты.

«Казанның Киров районында хәзер караңгы почмаклар агара, гаилә, балалар белән йөрергә парклар арта, балалар үзәкләре төзекләндерелә дияргә фактлар бар.

Бүген [21.05.19] сүзем Окольная 23 урамында урнашкан «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге турында. Күптән мактап язасы килде, чөнки Казан мәктәпләре, мәсәлән 85нче мәктәп  СССРдан калган килеш диярсең, ә Заречьеда төзекләндерелгән 3 катлы бина, класслар, коридорлар, ишек алды. Балалар өчен искиткеч урын, дәүләтнеке, олы кызым белән рәсем, кул эшләре түгәрәгенә елдан артык бушлай йөрибез! Теләк,

җаваплылык булганда дәүләт балалар үзәкләрен дә заманча, матур итеп, бушлай эшли ала! Мондый үрнәкне арттырырга, кабатларга, копия ясарга, республика буенча таратырга кирәк. Каядыр бар, каядыр юк андый үзәкләр.

Киров районындага үзәккә ел әйләнәсендә килгән саен күзләр сөенә, чөнки монда тәртип, матур, төзек. Тфю, тфю. Нинди түгәрәкләр барлыгын слайдны әйләндереп карый аласыз. Кызыксыну күп булса, бер барганда эчен дә төшереп күрсәтә алам!

Белешмә телефоны — +7(843)-590-15-70,» — дип яза ул үзенең Instagram аккаунтында.

 

 

Бәйле