«Сылукай» дип җырлаучы Айдар кызларга өмет бирә [видеоәңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Tatar today танылган артисталарны гына түгел, эстрадага ныклы адымнар ясаучы, танылып кына килүче яшьләрне дә күзәтеп тора. Шундыйларның берсе – җырчы Айдар (Айдар Ракипов). Үзебезнең сорауларны туплап, без Айдар белән экспресс-әңгәмә кордык. Иҗаты, холкы, иҗаттан тыш шөгыле, яраткан кешесе турында сораштырдык.

—        Айдар, кечкенәдән җырчы булырга теләдеңме? Бу теләк кайчан туды?

—        Балалар бакчасына йөргәндә, мәктәптә укыганда төрле җыр конкурсларында катнашсам да, киләчәктә җырчы буласам килә, дигән теләк юк иде. Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына кергәч кенә, шушы теләк белән янып, үз өстемдә тырышып эшли башладым.

—        Бүгенге көндә иҗатыңның максаты нинди?

—        Эчтә булган хисләремне, әйтәсе килгән сүзләремне тамашачыга җырларым аша җиткерергә телим.

—        Эстрадада популяр булыр өчен нәрсә кирәк дип уйлыйсың?

—        Әлбәттә талант, тырышлык, кыяфәт, яхшы җырлар, клиплар һәм матди яктан ныклы булу кирәк.

—        Синең матди яктан таянырдай терәгең бармы?

—        Бүгенге көндә матди яктан остазым, киңәшчем бар.

—        Син үзеңне “йолдыз” дип саныйсыңмы?

—        Дөресен әйткәндә, мин “йолдыз” сүзен аңлап та бетермим, яратмыйм да. Бу тормышта һәр кешенең үз юлы, үз эше. Мин дә калган кешеләр кебек үз эшемне башкарам. Ул – җыр, иҗат өлкәсендәге эш. Ә йолдызлар бит ул күктә генә була.

—        Үзеңне 5 сүз белән тасвирла.

—        Тырыш, төгәл, игелекле, тыйнак, таләпчән.

—        Иҗаттан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

—        Спорт белән. Волейбол һәм йөзү.

—        Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасыңмы?

—        Әйе, ышанам.

—        Синең белән андый хәлнең булганы бармы?

—        Әйе, мин бит егет кеше.

—       Бүгенге көндә йөргән кызың бармы?

—        Аралашкан кызлар күп, әмма йөрәгемдә урын алып торган, яраткан кешем юк.

—        Көндәлек тормышта кайсы телдә күбрәк аралашасың? Татарчамы? Башкортчамы?

—        Татарстанда да, Башкортстанда да дусларым күп, татарча да, башкортча да рәхәтләнеп аралашам.

 

Бәйле