Фирдүс Тямаев гафу үтенә [тамашачы кабул итмәгән видео]

-- Лэйсирэ

Фирдүс Тямаевның Инстаграмда читлектәге арыслан янында төшкән видеосы халык арасында ризасызлык уята. Кадрларда җырчы рәшәткә артындагы ерткычның итен тартып алмакчы булып, таяк белән төрткәли. «Шашлыкка дигән итемне бир, минеке ул», дип сөйләнә. 

тамашачыларга монды юмор ошамаган:

«Болай ярамый»,

«Тынычлап ашасын инде, борчыма»,

«Бу хайваннарны мыскыл итү»,

«Фирдүс, синең шаяртуың бала-чага кебек. Бераз олырак булырга кирәк»

«Беркайчан да комментарий язганым юк иде. Тик дәшми кала алмыйм. Хайваннар белән болай ярамый», дип язалар.

Фирдүс бу гаепләүләргә җавап бирде.

«Арыслан белән уйнаган видео куйган идем. Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асырый. Ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам. Атларны, песиләрне. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, гафу итегез», ди Фирдүс.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Гаеп итэ курмэгез??? #тямаев

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Бәйле