Татарстанда фаҗига: 8 яшьлек бала үлгән, 14 яшьлеген суд көтә

-- Лэйсирэ

Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган. Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

«20 майда, 18.30 сәгатьтә Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Фото: пиксабай

Бәйле