Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов ни өчен сүгенә һәм ни өчен гафу үтенә? [видео]

-- Лэйсирэ

«Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен гафу үтенделәр. Аларның гафу үтенү сүзләре видео һәм текст форматында социаль челтәрдәге битләрендә урнаштырылган, дип яза Татар-информ.

Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов «16+» спектаклендә яңгыраган сүгенүле сүзләр өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алулары турында белдерәләр.

«Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булса кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә – гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. Ни булды – шул булды», — дип яза театр әһелләре.

Татар егетләренең гафу үтенүенә спектакльнең кураторы Андрей Феськов та кушылган.

Кариев театрында өч ай дәвамында «Театрда импровизация» лабораториясе дәресләре барды. Лабораториянең остазлары – Кариев тетары хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов.

Бәйле