Гүзәлия: “Әлеге җырны язгач, аннан башка кеше куз алдыма да килмәде…” [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Шушы көннәрдә автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия клип төшерү эшләре белән мәшгуль. Бу юлы Хәкимгә, Рүзилә Хәертдиновага, үзенә дә түгел, ә якын дусты, туганы Ләйсән Ветрова-Сөләйманованың “Көтәм сезне, балаларым” җырына. Гүзәлия әлеге съемкаларны оештыручы һәм саунд продюсер ролендә. (Җырның сүзләр авторы Рауза Хафизова, көе Гүзәлиянеке).

“Әлеге җырны язгач, башкаручы итеп Ләйсәннән башка кеше куз алдыма да килмәде. Ләйсән үзе өч бала әнисе, җырчы, алып баручы. Клипның сюжетына аның әнисенең язмышы алынды. Монда Ләйсәннең туганнары да катнашты. Клипны без туган ягыбыз Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында төшерергә уйладык. Беренче локация урам, парк булса, икенчесе – Казанның «Тантана» банкетлар залы”, дип уртаклашты Гүзәлия.

 

Бәйле