Җырчы Илшат Яппаров төшенкелеккә бирелмәс өчен гади ысул куллана

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Татар-башкорт эстрада җырчысы Илшат Яппаров әле дә концерт сезонын дәвам итә. Төшенкелеккә бирелмичә, иҗатка каян көч алганын җырчының үзеннән белештек.

«Төшенкелеккә бирелмәскә, вакытымны юк-барга уздырмаска, мин һәрвакыт үз өстемдә эшләргә яратам. Спорт — иң уңайлы, шул ук вакытта, иң файдалы кулланма, миңа калса. Спорт белән ныклап шөгыльләнә башлаганыма әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, мин инде аны яратып, үз итеп өлгердем. Бар булган, шашып торган көч һәм дәрт-дәрьям нәкъ шушыннан.

Мин спорт белән шөгыльләнә башлаганда, күпләр: «Хәтта башларга да кирәкми, файдасыз», диде. Шунысын да әйтергә кирәк, кечкенә чакта мин спортны яратмый идем, йөгерүдә дә азактан икенче, йә өченче килә идем.
Спорт белән шөгыльләнә башлавыма якынча 1,5 ел. Бөтен кеше шөгыльләнгәндә, мин дә шөгыльләнеп карыйм әле, дип уйладым да, фитнес залга йөри башладым.

Үземне текә спортчы диеп әйтә алмыйм, әмма тырышлыгым, ихтыяр көчем, тренерым ярдәме белән, билгеле бер нәтиҗәләргә ирештем. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Спорт белән шөгыльләнегез, авырмагыз», дип уртаклашты җырчы Ильшат Яппаров.

 

Бәйле