Айгөл Фазыйлова операциядән соң үзен ничек хис итүе билгеле

-- Лэйсирэ

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова Инстаграмда хосписка күченүе турында хәбәр иткән иде.  Ул Сочидан кайтканнан соң авырып китә: үзенә-үзе аяк ботына уколлар кадый, әмма аягы шешеп, үлек җыя башлый.

Табиблар абсцесс барлыкка килүдән куркып, операция ярдәмендә шешне алган.

Айгөл Фазыйлова Казан хосписында үзенең хәле турында сөйләгән, дип яза «Казанский репортер».

«Озак кына яңалыклар язмадым, чөнки үземне бик начар хис иттем һәм беркем белән дә аралашырга теләмәдем. Мине гафу итәрләр дип өметләнәм, — ди Айгөл. – Хәзерге вакытта хәлем бераз яхшырды. Бу өч көн бик авыр иде.

Бу көннәрдә үлекне чыгару өчен дренаж куялар. Антибиотиклар кадап, авыртуны баса торган уколлар ясыйлар, гел йоклыйсы килә», — дип уртаклаша Айгөл Фазыйлова.

Бәйле