“Болгар” радиосының баш мөхәррире һәм продюсеры белән әңгәмә куертабыз.
– Илфар, син нинди җитәкче? Усалмы, акыллымы, зирәкме?
– Мин усал түгел. Күп очракта усаллык җитеп тә бетмидер, чөнки заманасы шундый – әз генә тешләреңне дә күрсәтеп алырга кирәк. Әгәр гел яхшы гына булсаң, җилкәңә менеп атланып, башыңа сугарга да күп сорап тормыйлар. Әмма беренче чиратта кеше гадел булырга тиеш, кеше булып калырга.
– Җитәкче булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
– Үземне алай җитәкче дип кабул итмим, бу – радиода эшләү юлының бер этабы гынадыр, бәлки. Бөтен нечкәлекләрне белгәнгә баш мөхәррир итеп куйганнардыр.
– Син бик ихлас кеше, ихласлык каян иңде?
– Тәрбиядәндер, оясында ни күрсә, очканда шул була, диләр бит.
– Кайбер кешеләр зарлана: “Бертуктамый җыр бара, җырның авторларын әйтмиләр”, – диләр.
– Элек “Татарстан” радиосында бер сәгатьлек тапшыруда бер җыр яңгыраганда, әлбәттә, әйтәләр иде. Бүген һәрбер җырның да авторын әйтеп бетереп булмый шул, кызганыч. Җыр саен чыгып: “Авторлары шул булды”, – дип әйтсәң, икенче көнне үк радио тыңлаучылар: “Тыныч кына җыр тыңларга ирек бирегез әле, һаман җырны бүлдереп сөйләп утырмагыз”, – дип шалтырата башларга мөмкин. Без килеп кергән һәр яңа җырның авторын әйтергә тырышабыз.
– Эшең нидән гыйбарәт?
– Мин – “Болгар” радиосының продюсеры. Минем вазыйфа: радиобызны киң аудиториягә таныту, тыңлаучы белән аралашу, алар белән эшләү. “Болгар” радиосының концертларын оештыра башладык менә: Казан, Чаллы, Әлмәттә. Җәй көне күп концертлар бушка уза: Насыйри урамында чәй фестивале, радио көненә багышланган фестиваль, тыңлаучылар белән күзгә-күз аралашу, радионың исемен ешрак ишеттерү… Баш мөхәррир киләсе елга нинди яңа тапшырулар ачарга икәнен дә планлаштыра. Бәлки кайсыларын ябарга да кирәктер. Нәрсә актуаль, нинди тема кызыклы? Бу тапшыруга кемне чакырырга, бу шәхесне кайсы тапшыруга чакырырга? Эфир барышы, музыка, нинди җырлар яңгырый – болар барысы да баш мөхәррир эшенә керә.
– Барысыннан да туеп, хәлдән таймыйсыңмы?
– Дөрес, тыгыз көннәр була, бернәрсәгә дә өлгерә алмам шикелле. Үзеңне кулга алырга тырышасың, җаваплылык дигән әйбер дә бар. Бу эшкә алынгансың икән, димәк, аны башкарып чыгарга тиешсең.
– “Без Татарстанда беренче!” – дисез, ул статистиканы кем алып бара?
– “Саир” социологик тикшеренү үзәгенә заказ бирәбез, алар төрле шәһәрләрдә, районнарда сораштыру үткәрәләр. “Без Татарстанда беренче!” – дип әйтү – без уйлап чыгарган әйбер түгел, бу – мәгълүматларга танып әйтелгән сүз.
– Нәрсә генә әйтсәң дә, күңелем барыбер ул мәгълүматларга ышанмый. “Татар радиосы” белән дошмани мөнәсәбәтләр юкмы?
– Юк. Булырга да тиеш түгелдер ул, миңа калса.
– “Тәртип” кайсы вакытларда керә, аларның хезмәткәрләрен кыерсытмыйсызмы, алар сезгә үги түгелме?
– “Тәртип” белән бер организмга әйләнеп беттек инде. Башта: “Ничек эшләрбез икән, икебез ике төрле радио бит”, – дип уйлаган идем. “Тәртип” иртәнге 5тән 7гә, 10нан 12гә, кичке 4тән 6га кадәр эшли, көнгә алты сәгать.
– Хезмәт хаклары күпме? Сезне бай яши диләр?
– Акча бит ул беркайчан да җитми, фәлсәфирәк җавап бирим инде. Бер миллион алып эшләсәң дә җитми, ихтыяҗ көннән-көн артачак кына. Нәфес үсә, булганына шөкер итә белергә дә кирәк. Безнең хезмәткәрләрнең күңелләре бик бай.
– Илфар, шаярттым, үзем дә радиода эшләгәч беләм бит инде, киресенчә, сездә хезмәт хаклары бик аз дип сөйлиләр, шулаймы? Чыгарып сал дөресен.
– Журналистика өлкәсендә күпме соң ул хезмәт хакы? Уртача хезмәт хакыдыр дип уйлыйм.
– Радиога кеше акча эшләргә дип килә алмый, шулаймы?
– Монда үз эшләренең фанатлары эшли.
– Акча түләп җырларны әйләндерәләр. “ТНВ”да “Хит-парад”ка керер өчен айга 30 мең чыгарып саласы! Аннары, халык сайлап алды, диләр, дөрес түгел бит инде бу?
– Җырчы яңа җырын ешрак ишеттерергә теләсә, акча түли. Ә халык фикеренә без инде йогынты ясый алмыйбыз.
– Җырлый белми торган депутат яисә бай кеше килде, ди. Фәлән меңнәр тәкъдим итсә?!
– Хәзер худсовет бар. Теләсә нинди җырларны үткәрмибез.
– Әй, җаным, берәүне үткәрдегез ич инде, җырының ата-анасы юк иде… Хәмдүнә сөйләгән иде, худсовет аның “Җомга” җырын үткәрмәгән: “Бу – базар чатында җырлап тора торган җыр”, – дигәннәр… Заманында Маша Распутинага худсоветта: “Тебе противопоказано даже говорить”, – дигәннәр. Барыбер балкып чыкты бит. Худсовет та бит кешене 100% белеп бетерә алмый… Радиодагы азан әйтелеше бик ошый, кем әйтә?
– Без дә бик яратабыз азанны. Кирам абыйның абыйсы Әхтәм Сатиев, авылда мулла булып эшли.
– Сиңа ничә яшь?
– 32.
– Нишләп син ялгыз?
– Юк, мин ялгыз түгел, мин өйләнмәгән генә.
Әңгәмәдәш: Габдерәхим
«Акчарлак» газетасының 13 нче санында чыкты, 4 апрель 2019 ел.