“Мәхәббәт” дуэты” Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов чыгышлардан баш тарта?

-- Гузель

 //Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Берничә ел элек “Мәхәббәт” дуэты” Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов бик еш чыгышлардан баш тарта, мәҗлесләргә, хәтта никах туйларына да бармыйлар, дигән сүзләр йөри иде. Бу сүзләрнең никадәр дөреслеккә туры килү-килмәвен Гөлназ ханымның үзеннән белештек.

Әйе, элек, балалар кечкенә булганда, без күп кенә чакыруларга уңай җавап бирә алмый идек. Бүгенге көндә чыгышлардан баш тартмыйбыз, чакырсалар, рәхәтләнеп эшлибез. Төрле чараларда, никахларда, хәләл мәҗлесләрдә дә җырлыйбыз. Бу юнәлештә эшне яңадан башлап җибәрдек. Үзебезнең командабыз да бар. Алып баручы белән дә, аннан башка да йөрибез.

Репертуарыбызда бик күп җырлар тупланды. Татар һәм рус телләрендә, дуэт белән дә, Вәли белән аерым да җырлыйбыз”, дип ачыклык кертте Гөлназ ханым Гафурова.

Бәйле