«ГОЛОС. ДЕТИ» проектының яңа җиңүчесе билгеле

-- irina

«Голос.Дети»  шоуының барлык финалистлары да җиңүче булды. Бу хакта кичә, 24 май, кич Беренче каналның туры эфирында генераль директор Константин Эрнст хәбәр итте.

Ул барлык катнашучыларны да җиңүче статуэткасы белән бүләкләде. Максим, Мариам Абделькадер, Рената Таирова, Нино Чеснер, Роберт Багратян, Валерий Казаков, Анастасия Сисаури һәм Михаил Григоряннан тыш, 6 нчы сезон җиңүчесе  шулай ук Микелла Абрамова да булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Абрамова конкурста кабат катнашудан баш тартты. Турыдан-туры эфир барышында шоуны алып баручы Дмитрий Нагиев: «бу аның карары, һәм без аны хөрмәт итәбез», — диде.

Конкурста җиңүчеләрнең барысы да 1 млн. сумлык сертификат алды.

Фото: prokazan.ru

Бәйле