Гүзәл Уразова Хәмдүнә Тимергалиевага ни өчен туфлиен биреп торган?

-- irina

24 майда легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның 70 яшьлек юбилее. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та котлауларга кушылып, Хәмдүнә апа белән булган бер кызыклы хәлне искә төшерә.

«Хәмдүнә апа белән булган кызык хәлләр бик күп, чөнки без еш очрашабыз. Шуларның берсен сөйлим әле. «Татар җыры». Сәхнәгә чыгар алдыннан Хәмдүнә апаның туфлиенең үкчәсе сынды. Гримеркада — кипиш! Нәрсә эшләргә белмибез. Шундук үземнең ярты сәгать элек кенә сатып алынган туфлиемне суздым. Аяк киеме үлчәме һәм аның төсе туры килү бик шәп булды! «Татар җыры»ның програмасын үзгәртеп тормадылар, Хәмдүнә апа үз чиратында чыгыш ясады», — дип яза Инстаграмда Гүзәл Уразова.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бүген хөрмәтле һәм яраткан коллегабыз, эстрадабызның легендасы, күпләребезгә үрнәк булган Хәмдүнә апа Тимергалиеваның Зур бэйрэме 70 яшьлек Юбилее! Хәмдүнә апа — ул эпоха. Нинди генә авырлыклар аша үтсә дә, кешелекле, ихлас булып калган шәхес ул. Һәрчак киңәшләрен бирер, сине дә ихтирам итеп тыңлар. Һәрчак дөресен һәм турыга әйтер. Алдашмый, гадел. Хәмдүнә апа! Сау-сәламәт булып, сезгә озын-озак еллар тамашачыны сөендереп яшәргә язсын. Без сезне яратабыз, һәрвакыт якын күрәбез. Хәмдүнә апа белән булган кызык хәлләр бик күп, чөнки без еш очрашабыз. Шуларның берсен сөйлим әле. «Татар җыры». Сәхнәгә чыгар алдыннан Хәмдүнә апаның туфлиенең үкчәсе сынды ? Гримеркада — кипиш! Нәрсә эшләргә белмибез. Шундук үземнең ярты сәгать элек кенә сатып алынган туфлиемне суздым. Аяк киеме үлчәме һәм аның төсе туры килү бик шәп булды! «Татар җыры»ның програмасын үзгәртеп тормадылар, Хәмдүнә апа үз чиратында чыгыш ясады. Сәхнә артында менә шундый форс-мажор ситуацияләр дә була ? Өстәп әйтәсем килә: шундый легендар җырчылар белән бер сәхнәдә эшләвебез белән без бик бәхетле! Зур хөрмәт белән, Гүзәл һәм Илдар. #хамдунатимергалиева #гузельуразова

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Фото: соцчелтәрләрдән коллаж

Бәйле