Казанда янгын: хатын-кызны 8 каттан коткаралар [видео]

-- Лэйсирэ

//Tatar today//

25 май, көндез Казанның Юдино бистәсендәге Нижняя урамындагы күпкатлы йортның 7нче катында янгын чыга. Tatar Today порталына бу хакта җырчы Илшат Вәлиев хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, янгын Нижняя урамындагы 15нче йортның 8нче катында чыга.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр фатирның тимер ишеген ачып, хуҗасын коткарган. Хатын-кызның тәне пешкән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Бәйле