«Аена 15 мең алып эшләүче яшь ирләргә нишләргә?»

-- Лэйсирэ

Интернеттагы сайтларның берсендә кызларга адресланган кызык кына бер сорау куелган иде: “Кызлар! Сезгә гашыйк булган егет аена 15 мең сум гына акча алып эшләсә, сез аңа кияүгә чыгарга ризамы?” Билгеле инде, хәзерге заман шартларында мондый егеткә кияүгә чыгарга атлыгып торучы кызлар юк.

“Нәрсә, – дип яза бер кыз, – кияүгә чыккач мин аның стручогына (кыз язганча урысча язам инде) гына карап утырырга тиеш буламмыни?” Стручок татарча кузак була инде ул, тормышта стручогы әйбәт булган ирнең дә бик кирәк чаклары була, югыйсә.

Икенчесе булдыклы егетләр ул 15 мең сум акчаны бер көндә эшли дип яза. Тик шунысы гына бар, андый булдыклы егетләр бик аз шул, барлык кызларга да каян җиткермәк кирәк?

Үзгәргән икән бит кызларның психологиясе, СССР чорында икесе ике тулай торакта яшәгән егетләр-кызлар бер-берсенә гашыйк булып өйләнешәләр иде дә, яшәү урыннары да юк килеш яшәп китәләр иде. Тормыш өчен кирәкле барлык нәрсәләрне икәүләп булдыралар иде. Хәзерге кызлар бүтәнчә фикер йөртә шул, гаилә коруга ук проблемалары булмаган матур тормышта яшәп китәселәре килә.

Ярый, шушы сүз башына бәйләп, үзем язарга теләгән темага күчәм. Тема четерекле. Күптән түгел генә бер газетада “Мәһәр – хөрмәт билгесе” исемле язма дөнья күргән иде. Бераз уйланып йөргәч, мин дә мәһәр хакында үз фикеремне әйтергә булдым, чөнки дин әһеленең бу темага кагылышлы кайбер фикерләре белән килешеп бетеп булмый. Аның сүз сөреше кызны кияүгә биргәндә аны кыйбат бәяләргә дигәнрәк юнәлештә әйтелә.

Менә ул, мәсәлән, нәрсә ди: “Мәһәрне әти кеше билгеләргә тиеш. Әгәр син кияү нәрсә бирсә дә ярый дисәң, димәк кызыңны шуңа тиң күрәсең. Кызга бер тапкыр затлы бүләк алып бирә алмаган кияү аның тормышын ничек алып барыр икән дигән сорау башыгызга килмиме? Кияүнең акчасы юк икән, әйтәсең: “Ярар, кияү, бүген биш меңлек минималь мәһәрне тапшыр, бер елдан соң кызыма йөз меңлек бүләк бирерсең”.

Ә бит никахтан соң яшь гаиләнең уртак тормышы башлана, яшәү урыны кирәк, савыт-сабасы, кием-салымы дигәндәй. Бала да туып куюы ихтимал. Мондый шартларда яшь ирнең хатынына йөз мең сум бүләк итә алуы бик шикле. Әлбәттә, акчасы мулдан булганнарның өйләнгәндә үк бүләкне дә кыйбатлыдан кыйбатлыны бирергә хәлләреннән килә. Ә менә аена 15-20 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче теге яшь ирләргә нишләргә?

Кызны кияүгә биргәндә кызым өчен зур күләмдәге калым сорау минем өчен дә бик авыр булыр иде. Дөрес, хатын белән без аны үстердек, укыттык, әмма аның кайчан да булса кияүгә чыгасын белеп тордык. Без аны калым алыр өчен үстермәдек, ире белән матур гына яшәсеннәр, сау-сәламәт балалар үстерсеннәр – безгә шунысы шатлык. Калым алу түгел, киресенчә, ипотекаларын капласыннар, фатирларын җиһазласыннар, машина алсыннар өчен үзебез шактый гына матди ярдәм күрсәттек әле. Ике онык үсә, яшь гаиләгә аларны үстерү өчен дә шактый акча кирәк бит. Кызыбыз рәттән ике бала табуы сәбәпле биш ел инде декрет ялында утыра. Мондый шартларда кияүнең кызыбызга йөз меңлек бүләк бирүе турында уйлыйсы да юк, үзләренең гаилә бюджетын бергәләп тарталсалар да бик хуп.

Теге язмада хәзрәт кызын кияүгә бирүче ата кеше кияүгә, мәсәлән, болай дип әйтергә мөмкин дигән фикерен дә белдерә: “Кызымны үз ихтыярың белән аерасың икән, бер миллион яки биш йөз мең сум күләмендәге акча, фәлән маркалы машина, яисә өч бүлмәле фатир бирергә тиеш буласың”. Кызны алдан ук аерылырга юраган кебек булып чыга инде бу. Моны ничек әйтәсең инде?! Әле хәзрәт бу килешүне нотариус аша теркәсәң яхшырак та була дигән фикердә тора. Шунысын гына әйтә алам: безнең халык мондый гамәлгә күнекмәгән, кияү буласы егетләрнең дә кайсысы гына нотариуска барырга килешер икән? Чая, киләчәкне уйлый белгән егетләр кызың үзеңә булсын дип әйтергә дә күп сорамаслар.

Мәһәргә килгәндә, элеккеге заманнарда ул тормыш итү дәверендә хатын-кыз алай-болай ялгыз хәлдә калса дигән уйдан чыгып бирелгән. Ягъни аның берничә ай яшәрлек матди байлыгы булырга тиеш булган. Совет заманында артык зурдан мәһәрләп тормадылар инде, кәләшләргә гадәттә алтын йөзек, яисә алтын алка бүләк иттеләр. Хәзер инде дин әһелләре мәһәр бирүнең элеккеге шартларын кабат кайтару турында сүз алып баралар. Ләкин тормыш бер урында тормый, прогрессның бик тиз темпларда бара башлавын барыбыз да сизәбез, күрәбез. Яшь буынның холкы да үзгәрде, үзләрен өйрәткәнне, ниндидер шартлар куйганны яратмый алар. Булачак кияүгә: “Алай-болай үлеп китсәң хатыныңның кулында дүрт ай да ун көн яшәрлек малы булырга тиеш”, – дип әйтү аңа ничек тәэсир итәр икән соң? Мисалга гарәп илләрендә ирләрнең мәһәргә 3-4 килограмм алтын бирүләрен күрсәткәннәр. Безнең илдә күпчелек халык өчен бу саннар утопия кебек кенә кабул ителә. Бу кадәр алтын бирү безнең илдә олигархларның гына хәленнән киләдер.

Бер яучы ханымның фикере белән дә килешеп булмый. Ул болай ди: хәзер мәһәргә түгел, кыз балага чәй эчертергә дә акчасы булмаган егетләр дә бар бит. Бәлки андыйларны, мәһәр белән куркытып, өйләндерми калу хәерледер”. Туктагыз әле, нәрсә мөһимрәк, мәхәббәтме, әллә мәһәр акчасымы? Бүген акчасы булмаган егет бәлки иртәгә, өйләнгәч, миллиардер булыр? Кыйммәтле мәһәр алган кыз шул сәбәпле генә гаилә бәхетенә тиенә аламы? Хәзер бит хөкүмәт сәясәте дә ничек тә егетләрне өйләндерүгә юнәлтелгән. Бүген күпләп яшь гаиләләр төзелмәсә, балалар тумаса, киләчәктә илне кем яшәтер?

Мәһәр темасы ни өчен калкып чыкты соң? Соңгы елларда аерылышучылар саны арта бара. Шул сәбәпле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк дигән икән. Дин әһелләре моны мәһәр һәм калым күләмен арттыру юлы белән хәл итмәкчеләр, күрәсең. Янәсе бик кыйммәткә төшереп өйләнгәннән соң, ирләр аерылышырга җөрьәт итмәячәкләр. Шунысын гына онытмыйк: күпчелек очракта аерылышу турындагы гаризаны хатын-кызлар яза. Димәк, мәһәр һәм калым гына гаиләләрнең таркалмавына гарантия була алмый.

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле