Чаллыда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, зыян күрүчеләр бар [видео]

-- irina

Авария иртән Сөембикә проспектында булган.

Чаллыда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, ике егет һәм бер кыз зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария иртән Сөембикә проспектында булган. Кадрлардан күренгәнчә, җиңел автомобиль юлдан читкә чыгып, кирпеч корылмага килеп бәрелгән. Машинаның алгы өлеше тулысынча ватылган.

Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, бу вакытта автомобильдә ике егет һәм бер кыз булган. Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм кызның аягы сынган, тагын бер пассажирның башы һәм аягы җәрәхәтләнгән.

Фото: https://tatar-inform.

 

Бәйле