«Улыбыз белән 2 сәгать үткәргәч, аны моргка алып киттеләр» [Рамазан аенда тетрәнгеч вакыйга]

-- Alina

25 майда “HalalGuide” проектын нигезләүче Айрат Касыймовның гаиләсендә кайгылы вакыйга булган. Аның нәни улы Самат клиник үлем кичергәннән соң кире уянмый. Улының хәле турында ул инстаграм аккаунтында язып бара. Шулай ук Самат үлгәннән соң ул бәйнә-бәйнә шул көнне кичергәннәрен сөйләп, улының кабер фотосын кертә.

Ясалма сулыш алдыру аппараты, датчиклар, дуслар һәм туганнарның берөзлексез шалтыратып торудан телефон тавышы хаман колакта, ә тамакта каты төер.

Шул көннең киченә кабат-кабат әйләнеп кайтам, башымда булганнарны әйләндерәм. Әгәр без хатын белән кибеткә чыкмыйча, улыбыз белән ятып йоклаган булсак? Үле Самат белән уянган булыр идекме? Әгәр ашыгыч ярдәм машинасы тизрәк килсә, баланың баш мие азрак зарарланган булыр идеме? Медицина хезмәткәренең кислород баллоны озаккарак җиткән булса, нәрсә үзгәрер иде? Шуның ише мең төрле сорау башта… Әмма аның гомере инде 120 көнендә үк  карнында билгеле булган, шуңа бу сорауларны бирү мәгънәсез.

Кичә иртәдән аның хәле стабиль түгел иде, без көне буе датчикларны күзәттек. Догалар, Коръән укып, Саматның яныннан китмәдек. Кичкә Саматның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Аның бездән аерыласы килмидер дип уйладык.

Без ифтарга дип күршедә генә урнашкан хәләл кафега юл тоттык. Салкын җилдә туңдык. Тиз генә тамак ялгагач, без кире улыбыз янына ашыктык. Ә урамда шундый ямьле манзара, яфраклар да селкенми, бернинди чит тавыш юк. Хатыным белән Кадер кичәседер бу дип уйладык. Бу көнне Җиргә бөтен фәрештәләр төшә һәм һәр изге эшләнгән эш күпкә саваплырак була. Ни гаҗәп, Саматның да хәле яхшырган иде. Шунлыктан мин Тәравих намазына да барып кайта алдым. Аннан соң улымның хәле ярыйсы булганга, без хатыным белән өйгә кайтырга булдык.  Коръән укып, сәхәр ашагач намаз укыдык һәм йокларга ятырга йөргәндә кинәт телефон шалтырады. “ Сезнең улыгыз 3 минут элек үлде”, — дигән хәбәр белән реанимациядән иде бу шалтырату.

Ап-ак Самат әнисенең кулында. Дөресен генә әйткәндә, бу күренешкә бөтен кешенең дә йөрәге чыдамас иде. Улыбыз белән 2 сәгать үткәргәч, аны моргка алып киттеләр. Соңрак без Столбищедагы зиратка урын карарга киттек. Табигать искиткеч матур иде! Һичшиксез, бу Кадер кичәсе булган! Димәк, безнең улыбыз иртәнге намазга чаклы ук, үлгәндә бик күп фәрештәләр белән уйнаган.

Самат улым өчен зур җеназа намазы үткәрү теләге — вакыйгаларны инстаграм историяләрдә күрсәтү сәбәбе. Шуннан соң китте телефонга шалтыратулар һәм сообщения язулар. Мондый вакыйганы кичергәндә бөтен әйтелгән теләкләр, җылы сүзләр, хәдисләр гомумән башкача кабул ителә икән.

Җеназа намазын бала әле моргта булганга кичектерергә туры килде. Мин моны мәчеткә әйтергә килдем. Кешеләрнең күзләрендә чагылган хәсрәт хисе һәм кайгыны уртаклашу теләге сүзләр белән әйтеп бетергесез иде.

Хаман шалтыраталар, ә мин җавап бирә алмыйм. Тамактагы төер комаучаулый. Җавап бирми генә ватсапта язам. Бөтен кешегә дә җавап бирә алмадым, гафу үтенәм.

Судмедэкспертизага килгәч, безне Айнур хәзрәт каршылады. Ул безнең улыбызны бөтен ислам дине кагыйдәләренә туры китереп юган иде. Шул чак миңа тынычлык иңгәндәй булды, чөнки мин безне аңлаучы һәм Саматны күмү өчен барысын да дөрес итеп эшләгән кеше белән очраштым.

Без мәчеткә килеп җиткәндә, анда шактый халык җыелган иде. Барчагызга да рәхмәтемне белдерәм!

Машина коллонасы бөтен Усады авылы буйлап сузылган иде. Күп кенә кеше бу күренешне күреп аңламыйча тора бирделәр, шулай инде, без бит коллонна башында үз машинабызда, ә махсус күмү өчен кулланыла торганында чыкмадык.

Иртән казылган кабергә төштем дә Саматны кулыма алдым. Күңелем аны үз ятагына салгандагыча тыныч иде, ул исәндер кебек тоелды.

Дуслар тиз арада үз эшләре белән китеп тә бардылар. Бәлки башка ситуациядә алар белән утырып, сөйләшәсе килә иде. Безгә кунаклар килгәнен мин бик яратам. Һәм бу авыр көнне дә дусларымны күрүгә мин шат идем, кайберәүләрен ярты елдан артык күргәнем юк иде бит. Әмма аларга елмаеп карарга көчем калмаган иде инде.

Менә бөтен кеше таралды һәм мин берүзем улымның кабере каршында басып калдым. Сүзләр белән генә бу халәтне аңлату мөмкин түгел. Ул миңа иң каты охшаган балам иде. Менә Самат үзенең иң мөһим сәяхәтенә чыкты.

Бу юлларны укыганда бәлки күзләрегезгә яшьләр тулыр. Язганда да нәкъ шулай иде. Балаларыгызны ныграк кочаклагыз, аларга игътибарыгызны кызганмагыз.

 

Бәйле