Рамил хәзрәт Юнысның гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Кечкенә кызы… [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

Казанның Яңа Татар бистәсендәге Иске Таш мәчетенең икенче имамы Рамил хәзрәт Юнысның кечкенә кызы Хәдичә мәктәпне тәмамлаган. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар белән Рамил хәзрәтнең олы кызы Айсылу уртаклашкан.

«Әле күптән түгел генә мәктәпне мин тәмамладым бит…
11нче сыйныфның соңгы 1 сентябрь көненә җыенганымны яхшы хәтерлим. Минем кечкенә принцессам башына бантик куеп, беренче сыйныфка җыена иде! Һәм менә инде бүген ул мәктәпне тәмамлады! Ул инде олы тормышка әзер!

Минем кадерлем, сиңа барлык башлангычларыңда уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә сиңа белем ачкычларын бирсен.  Синең тормышта бар да яхшы булачак, Инша Алла», дип язган Айсылу.

 

https://www.instagram.com/p/Bx5gIA3Bd-j/

Бәйле