Күп сөйләшә. Кунаклар ярата. Башлангыч белемне Чаллыда, рус мәктәбендә алган, аннары сәүдә училищесын тәмамлаган. Балаларын “Инстаграм” битендә, социаль челтәрләрдә күрсәтми. Вакчыл, игътибарсыз ирләрне яратмый. Сатучы булып эшләгәндә андыйларны күп күргән, ахры. Ире белән дә кибеттә танышкан.
– Бүгенге көндә сине яраталар, җырларыңны тыңлыйлар. Синеңчә бу танылумы инде?
– Концертлар оештырганда афиша җибәрәбез, рәсемемне күргәч, “без бу җырчыны белмибез”, диләр. Ә телефоннарында минем җырлар тора. Җырларымны беләләр, үземне – юк. Менә бу нәрсә дип атала? Танылу түгелдер әле. Кайбер артистлар кисәк кенә, тиз генә күтәрелеп китә. Минем иҗат юлым ул яктан авыр булды, акрынлап үсәм. Ләкин ышанычлы адымнар белән барам дип уйлыйм.
– Эльмира, узган ел “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирделәр үзеңә. Дәрәҗәле исем алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Беренче чиратта тырышлык, зур хезмәт булырга тиештер. Тәгаен беләм, әгәр: “Халык артисты исемен алу өчен ярымчишенеп сәхнәгә чык”, – дисәләр, риза булмас идем. Шуңа күрә ниндидер танышлар, урау юллар белән алынган исем кирәк түгел миңа. Бу дәрәҗәле бәяне иҗатыма бирүләрен телим.
– Төп керем җырданмы синең, әллә тамадалык эшеннәнме?
– Бары тик концертлардан гына.
Автор: Альбина Гайнуллина
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 21 нче саныннан укый аласыз.