«Болгар радиосы» тәкъдим итә: «ҖӘЙГЕ OPEN AIR!»

-- irina

7 июль көнне Казанның Горки-Әмәт урман паркында «Болгар радиосы»ннан ачык һавада грандиоз бәйрәм концерты — җәйге «OPEN AIR» узачак! Чараны «Болгар радиосы» һәм Казан шәһәренең Совет районы администрациясе оештыра.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Гүзәл Уразова, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Дилә Нигъмәтуллина, Булат Нигъмәтуллин, Илназ Гарипов, Марат Шайбәков, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Гөлназ Асаева, Илназ Сафиуллин, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, “Казан егетләре”, Айдар Рәкыйпов, Шәхзәд Разметов, Алия Карачурина, Ләйсән Гыймаева, ИлГәрәй, “Бәхетле” төркеме, Марат Яруллин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов, Рината Тей, Илнар Миранов, Винарис Илъегет, Ләйсән Мәхмүтова, Динара Ряхимова, Руслан Амурус катнаша.

Җәйге бәйрәм концертында «Болгар радиосы» алып баручыларыннан моңарчы күрелмәгән, көтелмәгән чыгышлар, уеннар, бүләкләр көтелә! Рәхим итегез! Башлана 18.00 сәгатьтә. Керу бушлай.

https://bolgarradio.com/tat/news/news-of-bolgar-radiosy/1235241/

Фото: https://bolgarradio.com/

Бәйле