БДИ вакытында 18 яшьлек кыз үлгән

-- irina

Бүген, 29 майда, Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган вакытта унберенче сыйныф укучысы вафат була.

 

Чебоксарның 38-нче номерлы мәктәбендә 18 яшьлек Маша В. Дежур торучы табиб кызның хәле начар булуын башта ук күреп ала, кызга имтиханны резерв көндә бирерә тәкъдим итә. Ләкин кыз ризалашмый.

“Ул минем белән бер аудиториядә иде, ә бер сәгатьтән соң ул аудиториядан чыгарга сорады, ә аннары мин “сула, зинһар, сула!” дип  кычкыруларын ишеттем, ә аннан соң имтиханнан чыкканда  аны беркем дә күрмәсен өчен стендлар белән ябып куйганнарын күрдем», — дип сөйләде һәлак булган кыз белән бергә имтихан биргән Кристина.

Региональ сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә, балачактан инвалид булган кызның,тышкы кыяфәте буенча аның үзен начар хис итүе күзгә бәрелеп тора иде дип хәбәр итәләр. Маша гомере өчен берьюлы 2 табиб бригадасы көрәшкән.

https://www.kazan.kp.ru/ сайтыннан тәрҗемә ителде.

Фото: https://www.kazan.kp.ru/

Бәйле