«Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…» [язмыш сынавы]

-- Гузель

Лилия кечкенәдән яңгыр астында йөрергә ярата. Бәби чагыннан ук яңгыр яуганда рәхәтләнеп йоклый торган булган. Тәпи киткәч тә, чаптыр-чоптыр күлләвекләрдән сикерерә иде. Пычранып, туңып бетсә дә, авырып ятканы юк иде. Яңгырдан соң чыккан салават күперен күзләре талганчы күзәтте. Хыялында шул күпердән йөгерә. Йокысында да аллы-гөлле төшләр күрде. Үсә төшкәч тә тыелып калмыйча, кеше күрмәгәндә, күлләвекләргә керә иде. Әнисе орышса — елмая гына. Зонтик алып бирделәр, ул коры килеш, ә Лилия манма су булып кайта.

Яңгыр суының файдасы тидеме, кызның чәчләре куе, дулкынланып, озын булып үсте. Учка сыймый, ташып чыга. Егетләр аның толымына сокланып, яратып күз ата башлады. Җылы яңгыр астында үскән каен җиләге кебек өлгереп җитте ул. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Шәһәрдә дә яңгыр астында йөрүен дәвам итте. Дөрес, дәрескә зонтик астында килсә дә, кайтканда аны ачмый иде. Үзе зонтик тоткан, үзе манма су булып юешләнгән кызга аптырап  та, көнләшеп тә карыйлар иде яныннан узучылар. Гомерен балалар укытуга багышларга теләгән Лилия, күрше авылга кайтып урнашты. Үз авылыннан ерак түгел, өч чакрым гына. Җәяүләп кенә йөрергә булды. Бәхеткә, сентябрь, октябрь коры, җылы килде. Рәхәтләнеп йөрде кыз. Иртүк торып кояш белән чыгып китә, кояш баеганда кайтып җитә. К

ышка таба, мәктәпкә яшь укытучы килде. Тарих белгече Ранил исемле егет чибәр иде. Укытучыга кызлар да, өлкән класстагы укучы кызлар да гашыйк булды. Ә Ранил Лилиядән күзләрен алмады. Егет район үзәгеннән килеп йөри, машиналы. Күп тапкырлар кызны өенә кайтарып куярга теләген белдерде. Тик Лилия ризалашмады, мәхәббәттән курыка иде ул. Китаптан гына укып белгән хиснең беркөнне үзенә дә килүен көтсә дә, курка иде. Яшь бит әле, өлгерер, янәсе…

Начар хәбәр көтмәгәндә килде. Гадәттәгечә, һәр елны укытучылар хастаханәдә тикшеренү үтә. Бар да әйбәт кебек иде. Әмма, табигать баласы, яңгыр кызы Лилиядә яман шеш таптылар. Кыз шәһәргә китте. Узгынчыдыр, ялгышлыктыр, дигән шеш, начар булып чыкты. Бу хәбәр барысына да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, берәүнең дә ышанасы килмәде. Саф күңелле, чиста, самими, матур кызда шундый чир булсын әле!

Атна саен кан тапшыру, тикшеренү, юлда йөрү кызны талчыктырды, ябыктырды. Укытучылар, мәктәп, авыл халкы кызны ташламады, кулдан килгән кадәр акча җыеп, ярдәм итте. Бераздан сөенечле хәбәр килеп иреште: чирнең башлангыч вакыты, кичекмәстән операция ясатырга кирәк диделәр. Лилия бу мөмкинлекне ычкындырмаска тырышып, табибларга ышанды. Авырлыкларны кыз Ранил белән бергә күтәрде. Егет аның яныннан бер дә китмәде. Ачыктан-ачык яратам, сөям, дип йөрмәсә дә, күзләреннән, үз-үзен тотышыннан, игътибарыннан сөю ташып тора иде. Лилия дә аны читкә этәрмәде…

Операция озак барды, уңышлы үтте. Ниһаять, бар да артта калды. Лилия күзләрен ачканда, янындагыларны күреп, елап җибәрде. Табиб әле тагын дәвалау курслары кирәклеге турында әйткәч, күңелләре сүрелде. Бер айдан химия терапиягә килергә куштылар кызга. Һәр химиотерапиядән соң кыз ярты үлеп терелә иде. Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә генә, беркөнне кыз чәчләрен тарап үрим, дисә, учлап чәчләре коела башлады. Кайчандыр, учка сыймаган чәчләре, бар кешене сокландырган чәчләре кызга хыянәт итте. Монысын тагын да авыр кичерде кыз. Бөтенләй пеләш калгач, башына яулык белән бәйләп йөри башлады. Көзгедән үзен күрәсе килмәде, алай гына түгел, берәүне дә күрергә теләмәде. Хәзер инде ул яңгырны күрәлмый, кайчандыр, яңгыр тәрәзәгә чиртә башлауга, урамга йөгергән кыз, хәзер яңгыр тавышын ишетмәс өчен юрганын башыннан каплый.

Беркөнне, хәл белергә дип дуслары килергә тиеш иде. Хәлен белешергә тиеш иде дуслары. Күрәсе килмәсә дә, кыз аларны каршы алырга җыенды. Капка ишеге ачылды. Ә аннан… чәчләрен пеләшкә алдырган егет-кызлар керә иде. Иң алда — пеләш Ранил. Үзләре көлә. Аларның кыяфәте, көлүләре Лилиягә дә йокты. Ничә айдан соң Лилия беренче тапкыр кычкырып көлде, аннары үксеп елап җибәрде. Бөтен авырлыклар, бөтен начар хәбәрләр, күңелсезлекләр юылып төште кебек. Дусларының аның хакына чәч алдырулары кызның күңелен айкады…

…Беренче ләйсән яңгыры ява бүген. Салкын кыштан соң беренче яңгыр. Үзе җылы, үзе көчле, бөтен пычракны юарга теләгәндәй ишә генә.

Тау битендә, көчле яңгырга карамый, чыланып беткән икәү җитәкләшеп, офыкка таба китеп бара. Егет – чем-кара бөдрә чәчле Ранил. Кыз – авырудан соң, коелып беткәннән соң тагын да куерак, тагын да матуррак булып үсеп чыккан чәчләрен җилкәләренә таратып салган Лилия иде…

 

Казан утлары
Гөлшат Дәүләтбаева
Фото: pinterest

Бәйле