“Сез үз акылыгыздамы?!” [Рамазан аенда тетрәнгеч вакыйганың дәвамы]

-- Alina

“HalalGuide” проектын нигезләүче Айрат Касыймов улы Саматны күмү җенасазыннан инстаграм аккаунтында шактый мәгълүмат кертеп барды. Халыкка бу төрлечә тәэсир итте. Үзенең киләсе постында Айрат Касыймов ни өчен алай эшләгәнен аңлатты.

 Самат инде җәннәттә! Ә безгә аның белән булыр өчен анда эләгергә тырышырга кирәк әле.

Кайгыбызны уртаклашырга теләгән меңгә якын кешедән бер кеше аеруча игътибарга лаек. “Нигә сез боларны интернетка кертәсез? Хатыныгыз белән бергә булыгыз! Сез гомумән үз акылыгыздамы?!”, — дип язган ул. Мин бу ханымга рәхмәтлемен. Үз акылыбызда түгелдердер шул без! Без Аллага улыбызны алып киткәне һәм җәннәткә эләгүе өчен рәхмәт әйтәбез, Аңа багышлап догалар укыйбыз.  Үз акылында булган кеше, шулай эшлиме соң?! Мөгаен, юктыр. Нормаль кеше җәйнең озын эссе көннәрендә Ураза да тотмас иде!

Сау-сәламәт уянганда, син бу дөньяда болай гына, мәгънәсез яшәмәгәнлегеңне аңларга тиешсең. Бу вакыт безгә нинди дә булса файдалы эшләр эшләргә, гаиләбезгә, якыннарыбызга, илебезгә ярдәм итү өчен бирелгән. Болар барысы да Аллаһының ризалыгы өчен эшләнелә. Сынауларның мәгънәсе шунда. Һәр минутыбыз безгә алга бару өчен һәм файдалы гамәлләр кылыр өчен бирелгән.

АллаҺ Тәгалә безнең гаиләбезне җәннәттә кавыштырса иде!

Мин бу хакта башка язмаска тырышырмын. Сезгә дә күңелсез, мин дә сезнең алда газапланучы булып калырга теләмим. Без исән, димәк барысын да үзгәртә алабыз, аеруча да бу изге Рамазан аенда саваплы эшләр эшләп.

ЯЗМАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШЕ МОНДА 

«Улыбыз белән 2 сәгать үткәргәч, аны моргка алып киттеләр» [Рамазан аенда тетрәнгеч вакыйга]

Бәйле