«Синсез сәхнә бушап калды » — Хәния Фәрхине туган көнендә нык юксыналар [истәлекләр]

-- Alina

30 май халык җырчысы Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса 59 яшь булыр иде. Бүген күбебез Хәния ханымны искә ала, фото, видеолар белән уртаклаша.

Винарис Ильегет үзенең инстаграм аккаунтында легендар җырчының “Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә” җырын башкарып, “Хәния апа, син безнең күз яшьләрендә генә калдың. Гел сагынып искә алабыз”, — дип видеоязма кертте.

“Исән булса, аңа бүген бары тик 59 тулган булыр иде….Урының Оҗмахта, Рухын шат булсын Хания апабыз! Син мәңге безнең йөрәкләрдә”, — дип Айгөл Бариева үзенең инстаграм аккаунтына Хәния Фәрхи җырлаган видеоязманы кертә.

Гүзәл Идрисова “ Буген Хәния апанын туган коне 59 яшь тулган булыр иде…… юксынабыз…..сагынабыз….рухың шат булсын син мәңгегә безнең йөрәкләрдә”, — дип искә ала.

Чәчкә: “Синсез сәхнә бушап калды….Ә жырларың hәрбер йорәктә.”

2016 елда Tatar Todayга биргән интервьюсында Хәния апа: “Аллага шөкер. Көн саен Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйтеп туймыйм. Мине арттан этүче булмады, тешем-тырнагым белән тырышып ирештем барысына да. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәүче дусларым бар, рәхмәт аларга. Татарстанда бөтен мактаулы исемнәрне алдым, шөкер…” дип, яшәүеннән канәгать булганлыгын белдерде.

Хәния Фәрхинең 2009 елда “Безнең гәҗит”тә чыккан интервьюсында ул  тормышы турында сүз алып барган иде. “Дөньяда «үлемсезлек» дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…” соравына “Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара — балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый, ә тормышның матурлыгы — балаларыңны, оныкларыңны күрү ул”, — дип җавап биргән иде.

Хәния Фәрхи тормышында зур югалтулар да, шатлыклар да булган. Ул үзен  иҗат корбаны дип санамады, чөнки тормышында иң мөһиме балалар булган. “Халыкка танылуым, Татарстанның атказанган, халык артисты исеме алу, йолдызлар аллеясында исемемне мәңгеләштерү бизмәннең шатлыклы ягында урын алган”, — дигән иде легендар җырчыбыз.

https://www.instagram.com/p/ByGBqD8IJ5I/

Бәйле