Казанда ришвәт алуда шикләнүчеләрне тоткарлаганнар

-- irina

Автоинспекторлар туктаткан машина йөртүче алкоголь куллануга тикшерү узудан баш тарткан һәм 20 мең сум ришвәт биргән, дип фаразлана.

 

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләрен тоткарлаганнар. Ике полицейский ришвәт алган дип шикләнелә. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

«Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үз куркынычсызлыгының оператив-эзләү часте хезмәткәрләре ЮХИДИ хезмәткәрләрен тоткарлады. Алар ришвәт алуда шикләнелә», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, машина йөртүче алкоголь куллануга тикшерү узудан баш тарта һәм административ материал төземәс өчен, полиция хезмәткәрләренә 20 мең сум акча бирә. Хәзер бу очрак буенча тикшерү бара.

«Хезмәткәрләрнең гаебе расланган очракта, аларны Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең исеменә тап төшергән өчен эштән азат итәләр, закон буенча каралган җәза бирәләр», — дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгында.

Фото: ТИ

Бәйле