Айдар: «Аның белән уздырган вакытлар матур хатирә булып калды…» [эксклюзив әңгәмә]

-- Гузель

Җырчы Айдар (Айдар Рәкыйпов) Инстаграмында репетициядән бер күренеш урнаштырган. Ул монда җыр белән түгел, ә бию белән шөгыльләнә. Бу хәлдән соң, без Айдарның үзе белән аралашып, биюгә кагылышлы сорауларыбызны бирдек.

—        Айдар, сине бии белми дип әйтәләр, бию дәресләре ала башладың әллә?

—        Әйе, хәзерге вакытта бию белән дә шөгыльләнәм. Элегерәк кирәк дип тапмый идем. Күберәк вокалга басым ясадым. Артист кеше бар яктан да килгән булырга тиеш, дип уйлыйм, шуңа күрә, эстрада бию күнегүләрен дә үзләштерәм.

Кечкенәдән татар халык җырларын ишетеп, биюләрен биеп үскәнгә күрә, алар миңа якын. Ә эстрада биюләре минем өчен яңалык, авыррак бирелә. Без моның өстендә эшлибез, тырышабыз. Киләчәктә куйган максатларга ирешербез дип уйлыйм.

—        Моңа кадәр бию белән шөгыльләнгәнең бар димәк?

—        Әйе, мәктәптә укыганда, сыйныфташлар белән, бик яратып, бию түгәрәгенә йөрдем. Ул вакытта халык биюләре белән генә шөгыльләндек. Хәзер инде алар да онытылып бара.

—        «Бәхет телим, шатлык телим» җырына чыккан клибың каршылыклы фикерләр уятты, нишләп татар җырына кавказ көе?

—        Төрле мәҗлесләрдә, туйларда кавказ музыкасын куйсалар, бөтен кеше биеп китә, мин татар, дип тормый. Моның бер начарлыгын да күрмим. Сәнгатьнең теле, милләте юк. Нишләп мин мондый мотивта җыр җырламаска тиеш? Ямьсез сүзләр әйтмим, сүгенмим, киресенчә, бәхет телим, шатлык телим, дип җырлыйм. Җыр – ул төрле булырга тиеш. Бу җырга кагылышлы бик күп уңай фикерләр дә җиткерделәр. Миңа калса, үзенчәлекле җыр.

—        Айдар, син кызларны талгын биюгә еш чакыра идеңме?

—        Иң беренче тапкыр талгын биюгә бер кызны лагерьда ял иткәннең соңгы көнендә чакырдым. Аннан соң, нишләп беренче көнне үк чакырмадым икән, дип уйладым. 7 классны тәмамлагач булды бу хәл. Аңа кадәр мине биергә кызлар үзләре чакыра иде, шат кына була идем, чөнки бик оялчан булдым. Минем өчен ул уйланылган адым булырга тиеш иде. Хәзер дә биюгә чакыруга җитди карыйм. Бөтен кеше белән дә биемим.

—        Ә Гөлназ Шакированы биергә чакырганың булдымы? Дискотекаларга йөри идегезме? Хәзер нинди мөнәсәбәттә сез?

—        Әйе, биегән булды, ә менә дискотекаларга йөргәнне хәтерләмим. Без бит аның белән җитди мөнәсәбәтләрдә идек, бергә иҗат иттек, клиплар төшердек.

Ул бик тәрбияле, акыллы кеше. Бергә уздырган вакытлар минем тормышымда бер матур хатирә булып калды. Әмма шулай язгандыр, юлларыбыз аерылды. Уртак дусларыбыз Гөлназ турында хәбәрләр җиткереп тора. Бүгенге көндә аның бар да яхшы, матур кыз үстерә. Интернетта бер-беребезне күзәтеп торабыз. Мин аның өчен бик шатмын.

 

Бәйле