«Бер ай буе сызлап йөргәндер» — Гүзәл Уразова бал кортлары чагу тарихы белән уртаклаша

-- irina

Бакчаларда сирень, алмагач, чия, сливалар чәчәк атты. Табигать уянуны сизгән бал кортлары да тик тормый, нектар җыярга килә. Бу хәлләрне карап, күзәтеп торсаң, исең китәрлек. Тик менә шул вакыт уйламаганда бал корты килеп, сине чагып китәргә дә мөмкин.

Халык артисты Гүзәл Уразова үзе белән булган кызык та, кызганыч та хәл белән уртаклашты.

— Бу фотога мин: «Эх, корт чаккан дөньясы» дияр идем. Сезне бал корты чакканы бармы? Аллергиягез булдымы?
Мине чакты. Бер генә түгел, көтүе белән! Сөйлим…

Барда якларында гастрольдә булганда, әнинең абыйсы янына кунакка кердек. Ул вакытта алар бик күпләп умарта тота иде. Аха, мин әйтәм, локация шәп, умартачы булып фотога төшәргә кирәк. Фәнис абый каршы түгел, экипировканы кидек тә, чыгып киттек. Вооруженный кешеләр бит инде, курку юк. Әле кыргый дигән кортларның умартасын ачып, кәрәзләрен чыгара башладык. Кортлар мыҗлап чыкты. Безелдиләр. Илдар безне читтән генә качып фотога төшерә.

Бер вакыт күзем аска төште: анда ни күрим?! Мин бит экипировканы астын бумаганмын! Һәм аннан кортлар күче белән кереп бара! Икенче фотода нәкъ шул кортлар минем белән якыннанрак танышырга кереп килгән чаклары. Абый кычкыра: кием алыштырган караңгы бүлмәгә кер, ди! Чабам! Миннән дә тизрәк Илдар чаба, ул бөтенләй экипировкасыз .

Бүлмәгә кереп, чак котылдым. Башымны хайран чактылар. Бер ай буе сызлап йөргәндер. Ярый әле аллергия юк, шешенмәдем. Шул йөз белән концертларга чыгасы булыр иде. Менә шундый кызганыч тарих. Әмма хәзер аны елмаеп хәтергә төшерәбез ,   — дип яза җырчы.

Фото: соцсети

Бәйле