Казан үзәгендә BMW дистәләгән метр койма һәм баганаларны җимергән

-- irina

2 июнь иртән Казан үзәгендә BMW дистәләгән метр койма һәм баганаларны түнтәргән. Машина яраксыз хәлдә, машина йөртүче качып югала.

Казан үзәгендә BMW юл кырыенда урнаштырылган металл коймаларны, шулай ук баганаларны  бәрдереп, машинасын ташлап, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Видео һәм фотолар шунда ук социаль челтәрләрдә пәйда була.

Шаһитларның сүзләренә караганда, бу хәл якшәмбе көнне Сул Булак һәм Чернышевский урамнары киселешендә иртәнге 5ләр тирәсендә була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, шофер юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә, хәзер аны эзлиләр. Машина йөртүче турында  нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның барысын да (843) 5333-900, (843) 5333- 819, (843) 5333-848 телефоннары буенча хәбәр итүне сорыйлар.

 

https://www.business-gazeta.ru/news/426674 сайтыннан алынды.

Фото: соцсети

Бәйле