1 июньдә Дзержински шәһәрендәге дары заводында шартлаулар булган. Бу вакыйганы күрүчеләр Интернетка куркыныч видеоязмалар керткәннәр.
“Кристал” тротил эшкәртү заводы цехында барлыгы 3 шартлау булган һәм шулар нәтиҗәсендә 116 кеше зыян күргән. Пожар 800 кв. метр территориягә җәелгән. Шартлау дулкыннары 3 км радиус ераклыктагы тәрәзәләрне ваткан. Хәзер 789 бинаны, шул исәптән балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне торгызу кирәк.
2 ай элек заводта инде шартлау булган, әмма пожарны вакытында туктатып өлгергәннәр.
Бүгенге көндә бу мәсьәлә буенча җинаять эше ачып җибәргәннәр. Үлүчеләр турында мәгълүматлар юк.