Ләйсән Мәхмүтова: «16-17 ел узгач, ул мине чакырды… һәм мин ризалаштым…» [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Безгә биргән интервьюларының берсендә Винарис Ильегет Ләйсән Мәхмүтова турында: «Ләйсән Мәхмүтова белән эшләү бик җиңел, рәхәт. Без бер-беребезгә күңел торышларыбыз белән дә туры киләбез, уртак фикерләребез дә күп. Шунысы бар, икебез дә тиз кызып китүчән кешеләр, аңлашылмаучанлыклар да булгалый, ләкин юл да куя беләбез. Ләйсәнгә илһам килгән вакытта, ул аның белән янып йөри, баш-аягы белән шуңа чума. Көчле, ташып торучы энергиясе күп аның. Мин үзем дә шундый. Беренчесе безнең үз гаиләләребез булса, икенче гаиләм итеп Ләйсәнне саныйм. Мин аны бик хөрмәт итәм. Без бер-беребезне таптык», дип сөйләгән иде.

Бу юлы без Ләйсән Мәхмүтованың үзенннән Винарис Ильегет турында сораштырырга булдык. Аларның кайчан, ничек танышып, эшләп китүләрен, бергә эшләүләренең нинди авыр һәм җиңел яклары бар икәнлеген белештек. 

«Винарисны мин беренче тапкыр телевизордан күрдем. Ул «Юанша» җырын җырлап йөри иде, без таныш түгел идек. Менә 16-17 ел узгач, ул мине хит-парадка чакырды. «Ләйсән, катнашасың килмиме?», диде. Мин ризалаштым һәм шушы төркемдә йөри башладым. Шулай концертларда йөреп, бер-беребезне якынрак белә башлагач, ул миңа шаян дуэт ясарга тәкъдим итте. Эшләп карыйк, дидем, чөнки нәкъ шул вакытларда дуэтларның чыга торган мәле иде. Шулай итеп, дуэт яздырдык.

Әлбәттә, гастрольләрдә йөргәч, концертлада чыгыш ясагач, дуслашып беттек. Аның белән күңелле, рәхәт. Миңа аның белән эшләүләре җиңел, чөнки безнең максатларыбыз һәм уйларыбыз бер. Ул позитив кеше», дип уртаклашты җырчы Ләйсән Мәхмүтова.

 

 

 

Бәйле