«Үкереп еларга тотындым, Айгөл шаккатты» — Гөлназ Шәрипҗанова-Хәлимова балага узу тарихын сөйли

-- Alina

5 июнь җырчы Гөлназ Шәрипҗанова-Хәлимова үзенең инстаграм аккаунтында балага узганлыгын кемгә һәм ничек хәбәр итүен язып, фотолар кертте.

Бу вакыйга “Әниләр һәм бәбиләр” проекты белән ассоцияциләнә икән җырчының. Икенче килгәндә артып киләбез дип йөри торган булганнар алар. Теләчедә концертта чыгыш ясар алдыннан Гөлназ Шәрипҗанова-Хәлимова бу хәбәрне Айгөл Шәйхетдиновага пышылдап кына колагына әйткән. “Вступлениясе зур, әкрен генә ике яктан чыгып барабыз, мин Айгөлнең колагына «мин йөкле» дидем дә, жырлый башладык. Үкереп еларга тотындым, Айгөл шаккатты. Шулай да жырлап чыктым үз өлешемне” дип, яза җырчы.

Соңрак ул УЗИ фотосын проектта катнашучыларга да күрсәтеп, бу хәбәрне җиткергән. Нәкъ шул вакытта Лилия Муллагалиева да балага узган булган.

Бәйле