Өченчегә әни булырга җыенган җырчы 8 айлык авырлы да бит!
— Машина белән һәлакәткә очрадым, — дигән ул «Манзара» гәзите хәбәрчесенә. Бер ир машинасында юлымны кистереп чыкты. Бәрелештән мин юл читенә «очтым». Ярый әле машинам зур, биек. Шул саклап калды. Җайлы котылдым дип сөенәм. Йөклелекнең сигезенче аенда бит әле үзем. Көтмәгәндә шундый стресс булды. Кайбер ир-егетләр әдәплелек кагыдәләрен бөтенләй оныткан икән.
Булачак әниләр, рульгә утырудан тыелып торыгыз инде, үзегездәй матур, сәламәт балалар табасыгыз бар бит әле…
Мәгълүмат Кызыл таң гәзите басмасыннан