7 июнь Ак барс капкачысы Эмиль Гарипов Җәмилә исемле кызга өйләнде, туйлары үтте. Бу хакта үзенең инстаграм аккаунтында Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте. Кемгә дисезме? Эмиль Татарстан парламенты депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиевның оныгы Җәмиләне хатынлыкка алды. Җәмилә — Татарстан Милли китапханә мөдире, Разил әфәнденең кызы Сөембикә Җиһаншинаның кече кызы.
“Әльхәмдиулләх,бик матур парлар…Ак мәчет..ак зал..ак юллар..И Раббым, бәхетле парлар булып яшәргә насыйп итсен”, — дип язган Хәлил Шәйхетдинов туйдан керткән фотолары астында.
Фотолар Хәлил Шәйхетдиновның Инстаграм битеннән