Филүс Каһиров «алтын тавыш» иясе диюгә, Сабантуйларга фикерен белдерә. Җаваплары безне гаҗәпләндерде

-- Гузель

//Tatar today// Мәрьям Шәмсиева//

Язмыш йөртә диләр кешеләрне. Язмышыңа ни язылгандыр диләр. Әгәр, әйдә инде, язмышыңны үзеңә үзең яз диеп әйтсәләр, үзгәртеп язырга уйлар иде микән Филүс тормыш юлын. Балачактан, күпләр юраган, теләгән сәхнәнең бик биек һәм бик бөек икәнен, күп еллар һәм җырлы юллар күзлегеннән карап аңлыйсың икәнен белә җырчы.

Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Филүс Каһиров белән очраклы аралашу бәхете тиде диеп, мактанып алыйм әле бер. Үзебезнең Башкортостаннан, Бүздәк районы Килем авылы егете икәнен кемнәр белми дә, кемнәр горурланмый икән “алтын тавыш” хуҗасы белән:

− Халык миңа “алтын тавыш” иясе Филүс диеп олуг исем биргән икән, юк кирәкми миңа бу исем диеп каршы килмәдем, шул исемне йөретер җырчы буларак хыял бирдем иҗатыма. Халык фикере бизмәннәргә салып үлчәр фикер түгел. Тамашачымның йөрәк җылысын канат итеп алып, милләтем, телем, моңым яшәеше өчен җырлыйм җырларымны, киләчәккә илтәм халык җырын.

− Һәр җырчының үз тамашачысы бар диләр Филүс. Сез килешәсезме моның белән?

– Очраклы тамашачы йөрми безнең концертларга. Беренчедән, җырларның эчтәлеге мәгънәле, тормышчан. Икенчедән, җырларны инстументаль ансамбльгә башкару, күңел ачып чыгар өчен генә тәкъдим ителгән шоу-тамаша түгеллеген белеп көтә безнең концертларны тамашачы. Ләкин мин моның белән генә канәгать булып яшәмим. Менә шушы, язмыш җилләре төрле якка илтеп ташлаган, үз моңын бер ишетер өчен зар-интизар булып көткән тамашачыларым янына, чит илләргә концертларым белән бару шуны исбатлый да. Үзеңнең бу тормышта бик тә кирәк икәнлегеңне аңлап кайтасың мондый гастрольләрдән соң. Халыкка яшәү көче бирүче,тормышында өмет уятучы, матурлык дөньясына әйдәүче бер бөек кешегә тиңләсәм артистларны, тамашачым ачуланмас диеп уйлыйк әле.

− Филүс, бүген, бу минутларда, сез Новосибирскийда татар сабантуенда. Нинди уйлар уйлап йөреп ятасыз икән бу сабантуйларда?

– Эх сабантуйлар! Гомүмән мин сабантуйларны башка бәйрәмнәргә караганда ныграк яратам дип әйтсәм, башка бәйрәмнәр ачуланыр микән. Шулай да, шулай дип әйтим әле. Ярату гына түгел, ашкынып көтеп алам мин сабантуйларны. Җырлап чыгасың, авылның аксакаллары белән тезелешеп утырасың яшел чирәмгә, китә дөньяви әңгәмәләр. Аксакаллар арасында үземне дә алар кебек хис итә башлыйм. Уйда балачак: йөгерешләр, чүлмәк ватулар, йомырка белән йөгерүләр. Әйтерсең лә үтмәгән күпмедер еллар, шул балалар арасында мин дә, сабантуй батыры булырын хыялында йөрткән нәни генә Филүс тә, йөгереп йөри кебек.

https://www.instagram.com/p/Byawmcwg5jB/

ДӘВАМЫ БАР…

Бәйле