Кырымтатарлар йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар узды [видео]

-- irina

10 июньдә Кырымдагы Карасубазар (Белогорски) районы Зуя бистәсендә, Алушта шәһәрендә, Акмәчет янындагы Мамакъ (Строгановка) бистәсендә яшәүче кырымтатарларның йортларында ФСБ тентүләр уздырды.

Тентүләр Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелүче кырымтатарлар йортларында узды. Тентүдән соң Риза Омеров, Эскендер Сулейманов, Айдер Джеппаров тоткарланган, аларга каршы җинаять эшләре ачылган. Тентү узган йортларда ФСБ белән бергә Росгвардия, полиция хезмәткәрләре булган. Тентү вакытында Риза Омеров хатынының вакытыннан алда баласы туа башлаган, аны хастахәнәгә алып киткәннәр.

Алушта янындагы Корьбек (Изобильное) авылында җирле мәчет имамы Ленур Халилов Алушта районы Кучюк Ламбат (Малый Маяк) авылында Месутов Руслан йортларында да тентү узды.

Эльдар Кантемиров Алуштада тоткарланып үзе яшәгән Шумхай (Заречное) авылына китерелгән. “Кырым теләктәшлеге” Карасубазарда барган тентү хакында төшерелгән видеоны Facebook-ta урнаштырды.

Риза Омеровның әтисе Энвер Омеровны Дондагы Ростовка, кияүе Рөстәм Исмаиловны хөкем итүче мәхкәмәгә барганда Керич янында тоткарлаганнар. Аның кайда булуы мәгълүм түгел. Берничә ел элек Энвер Омеров Азатлыкка аннексияләнгән Кырымда мөселманнарны эзәрлекләүләр турында сөйләгән иде.

Фото: https://www.azatliq.org
https://www.azatliq.org/a/29990919.html саййтыннан алынды.

Бәйле